Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә кышкы чорга техника әзерлеге тикшерелде

Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы һәм «Благострой» ҖЧШендә юлларга хезмәт күрсәтүче техниканың кышка әзерлеге белән танышты.

«Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы 418 километр автомобиль юлына хезмәт күрсәтә. Быелгы кышта район юлларын 35 берәмлек махсус техника кардан чистартачак, алар барысы да сезонга әзер.

— Зәй муниципаль районы территориясендә юлларда иминлекне тәэмин итү өчен барлык чаралар күрелә. Кышкы чорда юлларны карап тоту өчен бозлавыкка каршы материаллар җитәрлек күләмдә, башка елларга караганда артыграк әзерләнде. Кышкы чорда эшләр өчен яңа трактор да кайтарылды. Мондый техника көчле кар-бураннар булганда зур эш башкарырга сәләтле, — ди филиал җитәкчесе Фидаил Хәернасов.

Район башлыгы Зәй УАДының эш күләмнәрен арттыра баруын, биредә яхшы хезмәт хакы булуын ассызыклады, хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, алга таба да планканы югары тотып, сынатмыйча эшләүләрен теләде.

Тулаем алганда районда юл-төзелеше чорында сыйфатлы итеп башкарылган эшләр дә билгеләп үтелде.

Кыш — юл чистартучылар өчен иң катлаулы чор. Һава торышы тиз үзгәрә, кар яву да, буран, бозлавык та, бер тәүлек эчендә температураның кискен төшүе дә булырга мөмкин. Шуны истә тотып һәр очракка да әзерлек күрелгән.

— Муниципалитет юлларны кышкы чорда карап тотуга әзер. Техника да, эшчеләр дә җитәрлек. Шәһәрдә дә, район юлларын да кышын тәртиптә тоту өчен барлык әзерлек чаралары күрелде. Юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә уңышлар, имин эшләүләрен телим, — диде Разиф Галиевич.

Техникаларны караганнан соң, район башлыгы эшчеләр белән дә аралашып алды.

Шулай ук бүген «Благострой» ҖЧШендә дә кышкы чорга Зәй шәһәренең юл-урамнарын карап тотуны тәэмин итү буенча әзерлек эшләре каралды.

— Оешма автопаркында 16 юл техникасы бар. Коллектив җитәрлек күләмдә тупланды. Бозлавыкны булдырмаучы материаллар җитәрлек күләмдә. Без кышкы чорда шәһәр хуҗалыгын карап тотуга тулысынча әзер, — ди «Благострой» ҖЧШ җитәкчесе Рафыйк Зәйнуллин.

Район башлыгы чыгышында «Благострой» ширкәтенең шәһәр юлларын, парк, сквер, тротуарларны вакытында кардан чистартып торуларын, карны үзвакытында чыгарып, язын су басуларга юл куймауларын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев