Зәйдә капиталь төзекләндерүдән соң йогышлы авыруларны дәвалау бүлеге ачылды
Зәй районында сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзекләндерү, яңарту көн үзәк мәсьәләләрнең берсе.
Бүген әлеге яңартылган сәламәтлек саклау бинасы тантаналы төстә ачылды. Ачылыш чарасында Түбән Кама күпфункциональ үзәк район хастаханәсенең баш табибы Руслан Вәлиев та катнашты.
Әлеге бина район үзәк дәваханәсе учреждениеләре арасында мөгаен иң өлкәннәренең берседер. Ул 1987 елда файдалануга тапшырылган булган. Быел исә аны район җитәкчелеге тырышлыгы, республика хөкүмәте ярдәме белән капиталь төзекләндерделәр. Төзелеш эшләре май аенда башланды. Аны шәһәребез подрядчысы «СтройЖилСервис» оешмасы төзүчеләре сыйфатлы итеп башкаруга йөз тотты. Бина эчке яктан тулысынча демонтажланып заманча шартларга җавап бирерлек итеп әзерләнде.
— Үзәк дәваханәнең йогышлы авырулар бүлеген заманча шартларга тәңгәлләштерү планы тормышка ашырылды. Без моның өчен зур тырышлык куйган һәркемгә рәхмәтле. Гомумән, сәламәтлек саклау тармагына игътибар ил, республика җитәкчеләре тарафыннан бик зур, районыбызда да бу яхшы сизелә. Узган ел без авыл җирлекләрендә 6 ФАПны төзекләндердек, Сарсаз-Багражда яңасын булдырдык. Быел исә яңартылган медицина учреждениеләре тагын да артты. Мәсәлән, Бигеш авыл җирлегенә кергән Кәрәкәс авылында яңа ФАП сорап халык җыены барышында кешеләр мөрәҗәгать иткән иделәр, без аны тормышка ашырдык. Хәзер менә авыл халкына заманча шартларда медицина ярдәме күрсәтелә. Шулай ук киләсе елга үзәк дәваханәнең стоматология һәм гинекология бүлекләрен төзекләндерү өчен проектлар әзерләнә. Барысы да халыкның тиешле хезмәтләр алуы, сау булуы өчен башкарыла, — диде район башлыгы Разиф Кәримов.
Йогышлы авырулар бүлеге мөдире Әнвәр Нәбиуллин кешеләрне савыктыру өчен заманча шартлар тудырылудан канәгать.
«Без бу бинада коронавирус чорын да үткәрдек. Хәзер инде яңача эшләнгән учреждениеда тагын да нәтиҗәлерәк хезмәт куярга стимул бар. Бина тулысынча яңартылды. Җылылык, су, канализация, вентеляция системалары алыштырылды, түбә, тәрәзәләр яңача эшләнде, ишекләр, стена, идәннәр ясалды, тышкы яктан фасад җылытылып эшләнде. Эш өчен медицина җиһазларыбыз да яңарды», — дип үз фикерләре белән уртаклашты ул.
Соңыннан Әнвәр Нәбиуллиннга бүлекнең символик ачкычы тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев