Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә юл хезмәтләре урамнарны кардан чистарта

Юлчылар автомобиль йөртүчеләрдән кар чистарту техникасы эшләүче участокларны әйләнеп узуны, машиналарын юл читендә калдырмауларын сорый.

Республикада мул кар яуганнан соң, кышкы салкыннар килде һәм юлларда бозлавык барлыкка килде. Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юлларда игътибарлы булырга чакыра.

Зәйнең юл хезмәтләре инде күптәннән көчәйтелгән режимда эшли. «Благострой» ҖЧШ беренче чиратта социаль объектларга (мәктәпләргә, балалар бакчаларына, дәваханәләргә) керү юлларын чистартудан тыш, авыр техника ярдәмендә колеяга каршы көрәшә һәм шәһәр урамнарыннан карны актив төстә чыгара.

— 8 гыйнварда Автозавод урамын кардан чистарттык, 9ында кар җыю техникасы Нефтьчеләр проспектында эшләде. Алга таба Баныкин һәм Жуков урамнарыннан кар чыгарырга планлаштырабыз. Барлык машина йөртүчеләрдән транспортларын юлда калдырмаска һәм мөмкин булганча кар җыю техникасы эшли торган участокларны әйләнеп үтүне сорыйбыз, — ди «Благострой» ҖЧШ директоры Максим Сабанов.

Синоптиклар әйтүенчә, ике атна дәвамында салкын һәм аяз һава торышы сакланачак, көчле кар явуы көтелми һәм юл хезмәтләре шәһәрнең барлык урамнарында карны полигоннарга чыгару һәм боздан чистарту эшләрен планлаштыра.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев