Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелеге бара

Бүген Зәйдә 2006-2007 елларда туган яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелеге ачылды.

Ярышларда республиканың 15 районыннан 235 спортчы катнаша.

Зәйдән әлеге ярышларга 24 спортчы чыгачак. Алар тренерлар Илнар Хәйруллин, Ленар Кәлимуллин, Илнур Хуҗин һәм Рамил Салихов кул астында шөгыльләнә.

Ярышны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан спорт көрәше федерациясе бүлеге башлыгы, ирекле көрәш буенча Россиянең спорт мастеры Альберт Карташов катнашты. Район башлыгы ярышларны ачып спортчыларга уңышлар теләде.


-Зәй үзенең спортчылары, спортта яулаган уңышлары белән горурлана,- диде ул. 
Район башлыгы ирекле көрәш бүлегендә тәрбияләнүче Никита Силизнев, Данил Карпов, Алинә Хөснуллина, Риналь Шамурзаев, Эвилина Газизова, Всеволод Глушков, Александр Петровларга "Беренче спорт разряды" күкрәк билгеләре тапшырды.


Татарстан спорт көрәше федерациясе бүлеге башлыгы Альберт Карташов ярышта катнашучыларны сәламләп, аларга ярышларда уңышлар теләде. Район башлыгы Разиф Кәримов, спорт идарәсе башлыгы Илфат Әшрәпов, бик күп ярышларның иганәчесе, шәхси эшмәкәр Марсил Миңнеханов, “Зәй” спорт мәктәбе инструкторы Анна Гулюшова Татарстанда спорт көрәшен үстерүгә актив өлеш керткән өчен Татарстанның спорт көрәше федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.


Бүгенге ярышларның төп хөкемдары – Олег Егоров.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев