Зәйдә ике төп чыршыны куйдылар
Зәйдә Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында һәм Иске Зәйдә махсус мәйданда төп чыршылар урнаштырылды.
Шәһәрдә Яңа елны каршы алуга әзерлек чаралары башланды. Гадәттәгечә, халык бәйрәмне Ринат Фәрдиев исемендәге шәһәр паркында һәм Иске Зәйдә билгеләп үтә. Биредә балалар ел буе көткән төп чыршылар урнаштырылган инде. Тиздән аларны матур итеп төрле утлар белән бизәячәкләр.
Шунысы бар кыш әлегә ак карлары белән сөендерми, шуңа күрә кар сыннары ясау мәсьәләсе ачык кала. Рәсми рәвештә Зәйдә төп чыршыларның утларын кабызу 14 декабрьдә булыр дип көтелә.
Айгөл Яруллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев