Зәйдә янгыннар килеп чыгу сәбәпле, махсус комиссия утырышы узды
Зәйдә район башкарма комитеты каршында эшләүче гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы үтте.
Ул 16 ноябрьдә Туңылҗа һәм 19 ноябрьдә Аксарда килеп чыккан янгыннар белән бәйле рәвештә оештырылды.
Башкарма комитет җитәкчесе, комиссия рәисе Эмиль Галеев район территориясендә янгын куркынычсызлыгы чараларын көчәйтүнең аеруча мөһим булып катгый белдерде.
Районның 88нче янгын куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Алмаз Гафуров белдерүенчә, ел башыннан бүгенге көнгәчә район территориясендә 70 янгын чыгу очрагы теркәлгән, бу сан узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ут чыгулар 69га ким булса да, тән җәрәхәте алучыларның күбрәк булуы борчуга салуын ассызыклады ул.
«Көзге-кышкы ягып җылыту чорында янгыннар чыгу ихтималы арта. Нигездә ут шәхси торак йортларда, хуҗалыкларда, фатирларда чыга. Сәбәбе — мичләрнең төзексезлеге, төтен чыгу юлларының таләпләргә җавап бирмәве һәм электр приборларын дөрес кулланмау. Шуңа да һәркемнең ут белән, электр җиһазлары белән сак эш итүе, төзеклеккә игътибарлы булуы бик кирәк», — ди Алмаз Гафуров.
Утырышта шулай ук Кадер авыл җирлеге башлыгы урынбасары Альбина Токарева һәм Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов та килеп чыккан бәхетсезлек очракларына тукталдыдар, җирлекләрдә куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше, үткәрелүче профилактик чаралар турында сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев