Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә яңа автобуслар линиягә 7 мартта чыгачак

Табигый газ белән эшләүче шәһәр транспорты экологик хәлне шактый яхшыртачак.

Инде хәбәр иткәнчә, Зәй шәһәр эчендәге һәм шәһәр яны транспорты өчен биш заманча уңайлы автобус алды. Автобуслар паркы «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль проекты буенча Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Разиф Кәримовның  ярдәме белән яңартылды.

-Автобусларны Түбән Новгород өлкәсенең Павлово заводыннан алдык. Хәзерге вакытта рейска әзерлек һәм параллель рәвештә документларны рәсмиләштерү бара: болар муниципаль баланска кабул итү, иминиятләштерү, техник карау, ЮХИДИдә исәпкә кую, мәгълүмати җиһазлар белән тәэмин итү, — ди район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев.

Транспорт чараларының кайбер техник характеристикалары белән таныштырабыз: автобуслар классы — уртача, утыру урыннары саны — 17, номиналь сыйдырышлылык — 53 пассажир, ягулык төре — «Евро-5» югары экологик стандартларга туры килүче газ метан.

Яңа автобуслар линиягә 7 мартта чыгачак. Пассажир транспорты шәһәр һәм шәһәр яны маршрутларында файдаланылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев