Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә Гаилә көнендә махсус хәрби операциядән ялга кайткан егет өйләнде

Бүген – Гаилә көнендә Зәй ЗАГСында тантаналы чара булды: махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Әхмәт авылы егете сөйгәне Алинә белән никахларын теркәделәр.

-Бер-беребезне кечкенәдән беләбез. Мәхәббәтебезне сынаганнан соң, өйләнешергә булдык, - диде яшьләр.

Тантанада район башлыгы Разиф Кәримов, “Ватан сакчылары” фондының район социаль координаторы Сергей Хватков, хәрбиләргә ярдәм итү эшен башлап йөрүчеләр, ялга кайткан хәрбиләр катнашты.

 “Муса” позывноен йөртүче егет контракт буенча Ватаныбыз иминлеген сакларга киткән. Ул армия хезмәтен Чиләбедә үткән, армия хезмәте тәмамлануга, контракт төзеп, Чечняда хезмәт иткән. Биредә сигез ел булган.

-Хәрби тәҗрибәм булгач, ил өчен авыр вакытта читтә кала алмадым. Үзебезнең егетләргә терәк буласым, аларга ярдәм итәсем килде. Узган ел контракт төзедем, ялга беренче мәртәбә кайтуым. Инде китәр көн дә җитте, - диде егет.

Яшь гаиләне Разиф Галиевич шундый истәлекле матур көннәре белән котлады.

 

-Бүген Зәйдә Халыкара гаилә көнендә матур гаилә туды. Сез чын күңелемнән котлыйм, бәхетле булыгыз, мәхәббәтегезнең ныклыгын саклагыз, бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп яшәгез.  Ә инде Разилнең исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуын телим, - диде район башлыгы.

Районда махсус хәрби операциядән ялга кайтып, никахлашучы егетләребез шактый. Мондый гаиләләрдә 14 бала туган.

 

-Үзегезгә охшаган матур кызлар, батыр уллар үстерегез, - дип шигъри юллар белән теләкләрен җиткерде Кадер авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукова.

Егет махсус хәрби операциягә киткәнче  ГРЭСта хезмәт куйган. Станция директоры Дмитрий Прохоров, профсоюз оешмасы рәисе Андрей Алчин да танадада катнашып, яшь гаиләне котлап, бүләкләр тапшырдылар.

 

Тантанада катнашучы башкалар да яшь гаиләгә теләкләр юллап, Разилнең исән-имин кайтуын, Алинәнең көчле тыл булын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев