Зәйдә физик мөмкинлеге чиклеләр ункөнлеген ачып җибәрделәр
Бүген Зәйнең музыка мәктәбендә Халыкара инвалидлар көне уңаеннан махсус декаданы ачу тантанасы үтте.
Анда район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясап, физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрнең төрле җәмәгать эшләрендә, волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашуларына соклану белдерде, күңел төшенкелегенә бирешмичә актив яшәү рәвеше алып баруларына рәхмәт сүзләре җиткерде.
«Сезнең рухи көчегез күпләргә үрнәк, алга таба да шушы сыйфатларны югалтмыйча яшәвегезне телим», — диде ул.
Музыка мәктәбе, «Энергетик» Мәдәният сараенда шөгыльләнүче иҗат коллективлары, «Тату гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чарага җыелган активистларга матур концерт программасы тәкъдим иттеләр. Шәһәрнең 9нчы коррекция мәктәбендә укучылар кулы белән әзерләнгән агачтан эшләнгән сувенирлар, теккән әйберләрдән күргәзмә дә әзерләнгән иде.
Ярдәмгә мохтаҗларга һәртөрле булышлык эшләрендә актив катнашканы, «Мәрхәмәтле ярдәмче» проектындагы эшчәнлеге өчен район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, «Пульс» актив пенсионерлар хәрәкәте җитәкчесе Мария Боровинских, маскировка челтәрләре үрү эшендә актив катнашучы абыйлы-энеле Дмитрий һәм Данил Легостаевларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Ә физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр Ольга Гайнан, Алена Листратова, Римма Ахминееваларга тернәкләндерү курслары алуга 500 сумлык сертификатлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев