Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зәйдә десантчылар көне узды

2 августта Һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелә.

Бу көнне башларына зәңгәр берет, өсләренә  тельняшкалар киеп, кулларына ВДВ флагы тотып урамнарга чыккан ир-егетләрне очратсагыз, аптырап калмагыз. Алар – десантниклар. Һава десантлары гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләр әнә шулай  бер-берсе белән очрашып, хәрби хезмәт елларын сагынып искә алалар, десантчы булулары белән чиксез горурланалар. 

Зәй десантчылары Рәфыйков урамындагы паркта десантчылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында җыелалар. Әйтергә кирәк, десантчыларның сафы елдан-ел яшәрә бара. Аларның иң яшенә  22 яшь булса, иң өлкәненә - 77 яшь.

Ильмир Шәймәрданов белән Булат Искәндәров өч ел элек армия сафларына бергә киткәннәр. Төрле частьләрдә хезмәт итсәләр дә, икесе дә һава десанты гаскәрләренә эләккәннәр. Ильмир Мәскәү өлкәсе Кубинка шәһәрендә, Булат Омск шәһәрендә хезмәт иткән.

-Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итү – зур горурлык ул. Өлкән десантчылар безгә зур үрнәк булып тора.  Десант гаскәрләрендә хезмәт итү безгә зур дуслык, бердәм гаилә бирде, - ди егетләр.

Десантчылар көнендә катнашучы иң өлкән кеше - Михаил Тарасов - 1966 елда армия сафларына алынган.

-Яшьләргә армиягә барудан курыкмаска чакырам. Армия - ул яшь егетләр өчен чын тормыш мәктәбе. Литвада старшина званиесендә хәрби хезмәтне үттем, - ди Михаил.

Десантчыларны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, район ветераннанр советы рәисе Алексей Алекссеев  котладылар.

- Һава десанты гаскәрләрендә төрле җитди сынаулар аша үткән иң батыр, иң чыдам һәм көчле ихтыярлы егетләр хезмәт итә. Десантчылар һәрвакыт алгы сызыкларда, теләсә нинди сугышчан бурычны үтәргә сәләтле. Бу - чын батырлык мәктәбе, ул яшьләрне сугышчан кардәшлеккә тугры булырга һәм хәрби традицияләрне сакларга өйрәтә. Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, сәламәтлек һәм иминлек телим, -диде Петр Сергеевич.

Арадан киткәннәр бер минут тынлык белән искә алынды, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

Чарада катнашучылар арасында Сарсаз-Баграж егете Юрий Мартемьянов та бар иде. Аның апасының улы Алексей Агашкин махсус хәрби операциядә һәлак булды. Юрий бәйрәмгә Николайның уллары белән килгән.

-Мин үзем армия хезмәтен Чехословакиядә һава десанты гаскәрләрендә үттем. Десантниклар армиядә дә, тыныч тормышта да теләсә нинди катлаулы хәлдән чыга беләләр, беркайчан югалып калмыйлар. Быел армиядән кайтканга 38 ел булса да, анда узган еллар минем өчен бик кадерле. Яшь буын да ватанпәрвәр булып үссен, әти-абыйларының батырлыгын белсен дип, энемнәрне дә бәйрәмгә алып килдем, - диде Юрий.

Тантаналы чарада махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан “Лесник” позывнойлы егет тә катнашты. Ул 2003-2005 елларда Волгоград өлкәсендә десант гаскәрләрендә үткән хәрби хезмәтен.

-Мин Чечняда да хезмәт иттем, махсус хәрби операция башлангач, мобилизация буенча Ватан сагына бастым. Десант булуым миңа авырлыклардан курыкмаска, кыенлыклардан чыгарга ярдәм итә, - ди “Лесник”.

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән Алик Умаров Зәйдә командировкада. Ул да – элекке десантчы.

-Зәйдә  десантчыларны шулай хөрмәтләүләренә, көчле десантчылар бердәмлеге булуына шатмын. Рәхмәт мине дә шулай Зәй десантчылар арасына алганнары өчен, - диде ул.

Десантчы абыйларын котларга «Кыңгырау чәчәк» бакчасы балалары да килгән иде.

Соңыннан десантчылар шәһәр-район һәйкәлләренә чәчәкләр салырга юл тоттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев