Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә безнең заман геройлары белән белән очрашу узды

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Зәй егетләре белән очрашты. Ихлас, җылы очрашу “Энергетик” Мәдәният сараенда чәй табыны артында оештырылды.

Берничә көнгә генә кайтсалар да, хәрбиләр мондый очрашуларга килергә тырыша. Район башлыгы да аларга моның өчен рәхмәт белдереп, һәрберсе белән җылы итеп күреште.

Очрашуда егетләр белән бергә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, «Техно» заводы директоры Андрей Мамонтов, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, иҗтимагый төркем волонтерлары катнашты.

Сөйләшү махсус хәрби операция барышында һәлак булган Зәй егетләрен бер минут тынлык белән искә алудан башланды.

Очрашуда район башлыгы хәрбиләрне район икътисады белән таныштырып үтте, егетләрнең Ватанны саклауда бергә һәм бердәм булуларын теләде, алга таба да аларга һәм гаиләләренә район тарафыннан һәрдаим ярдәм күрсәтеләчәген әйтте.

— Егетләр, сезнең батырлык алдында баш иябез. Сез үз өстегезгә зур җаваплылык алдыгыз һәм шуңа тугры булып каласыз. Ватаныбыз киләчәге өчен көрәшәсез. Сез тылдагыларны да берләштереп, безгә үрнәк күрсәтәсез. Без сезнең белән горурланабыз. Исән-имин, җиңү белән әйләнеп кайтуыгызны көтеп калабыз!- диде чыгышында Разиф Галиевич.

Шулай ук очрашуда хәрбиләргә түләнә торган махсус пособиеләр, гаиләләренә күрсәтелүче ярдәм чаралары, районнан җибәрелүче гуманитар ярдәм турында да фикер алышынды. Мобилизациягә алынган ир-егетләрнең гаиләләренә район буенча бер кеше билгеләнгән. Проблемалар була калса, бергәләп хәл итәләр.

— Махсус хәрби операция башлангач, сез беренчеләрдән булып Ватан сагына бастыгыз. Сез безнең өчен беренчеләр булып каласыз. Алдыгызда торган бурычны намус белән үтисез. Сез безнең өчен чын геройлар, — диде Айрат Әгъләмҗанов.

Хәрби комиссар шулай ук хәзерге вакытта хәрби хезмәткә контракт буенча җыю бара, сезнең якыннарыгыз, дусларыгыз контракт төзесә, сезнең белән бергә бер урында хезмәт итә ала, дип мөрәҗәгать итте егетләргә.

Зәйлеләр мобилизацияләнгәннәргә, шулай ук Лисичанск, Рубежное халкына ярдәм күрсәтү буенча гомуми эштә актив катнаша. Бүгенге көндә гуманитар йөкнең чираттагы партиясе әзерләнә. Бу турыда «Зәй җылысы» хәйрия фонды җитәкчесе Марат Кыямов кыскача сөйләде. Бу игелекле эшкә өлеш кертергә теләүчеләр үзәк стадионда һәм Казан урамы 14нче йорт адресы буенча урнашкан гуманитар ярдәм җыю пунктына кирәкле әйберләрне алып килә ала. Бигрәк тә җәйге чорда дымлы салфеткалар, чебен-черки, бөҗәкләрдән саклану өчен дезинфекция средстволары, газ баллоннарына ихтыяҗ зур.

Очрашуда чыгыш ясаган башкалар да егетләребезгә сез зәйлеләр өчен үрнәк булып торасыз, Ватаныбыз чикләрен саклап, сез чиксез батырлык күрсәтәсез, дип рәхмәтләрен җиткерделәр.

Зәй хәрбиләренең кәефе күтәренке, алар барысы да җиңүгә өметләнә. Канәгатьсезлек белдерүче булмады очрашуда алар арасында. Киресенчә, тылдагыларның шулай аларга ярдәмгә алынуы өчен рәхмәт белдерделәр.

Үз чиратында район башлыгы бер генә мәсьәлә дә игътибарсыз калмаячагына һәм район җитәкчелеге тарафыннан аларны уңай хәл итү буенча мөмкин булган барлык чаралар күреләчәгенә ышандырды.

— Сез монда ялда булганда, борчыган барлык мәсьәләләрне чишәргә кирәк. Әгәр сәламәтлекне ныгыту яки гаилә мәсьәләләре буенча сораулар бар икән,  мөрәҗәгать итегез, без аларны оператив хәл итү өчен барлык чараларны да күрәчәкбез, — диде Разиф Галиевич.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев