Зәйдә бәйрәмнәрнең имин үтүен тәэмин итү турында сөйләштеләр
Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләрне булдырмау буенча берләштерелгән комиссия утырышын үткәрде.
Анда сүз Яңа ел бәйрәме чараларын имин үткәрүгә әзерлек турында барды. Яңа ел алды көннәрендә һәм алдагы бәйрәм ялларында шәһәр тормышын тәэмин итү хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчә. Ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның, коммуналь һәм юл хезмәтләренең, ашыгыч ярдәм хезмәтләренең кизү тору графиклары төзелгән инде. Районда янгынга каршы махсус режим кертелгән, кагыйдә бозучыларга административ шрафлар янарга мөмкин. Юл иминлеге һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Яңа ел чаралары үткәрү урыннарын контрольдә тотачак.
- Яңа ел ялларында барлык хезмәтләрнең төп бурычы - әзерлек режимында булу. Юлларда куркынычсызлыкны саклау буенча укучылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрергә кирәк. Моннан тыш, террорчылыкка каршы тору буенча уяу булу кирәк. Бәйрәмнәрдә күпләр пиротехник эшләнмәләр кулланырга мөмкин, аларны теләсә ничек куллануга юл куелмаска тиеш, - дип билгеләп үтте Эмиль Галеев.
Ул шулай ук быел районда Яңа ел салюты булмаячагын искәртте.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев