Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәй хәрбиләре: “Хатын-кызларыбыз безгә әзерләп җибәргән ашлар бик тәмле!”

Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтучылар белән очрашты. Ялга кайтучы ир-егетләр хатын-кызлар әзерләп җибәргән коры ашларның бик тәмле булуын ассызыклап, аларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Очрашуда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев,  «Ватанны саклаучылар» фондының Зәйдәге социаль координаторы Сергей Хватков,  район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.

Сөйләшү башында махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләре бер минут тынлык белән искә алынды.

Хәрбиләр белән очрашу җылы, рәсми булмаган шартларда узды. Чәй өстәле артында хәрбиләр үз хәлләре турында сөйләде, гуманитар ярдәм күрсәткән, аларга рухи һәм матди яктан ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен белдерделәр.

Разиф Галиевич  махсус хәрби операциядә катнашучылар белән даими элемтәдә торуларын, хәзер чираттагы гуманитар ярдәм туплануын хәбәр итте, аларны район тормышы белән таныштырды.

Ялга кайткан “Камаз” позывноен йөртүче хәрби махсус хәрби операциягә киткәнче ГРЭСта хезмәт куйган. Очрашуда аның белән бергә ГРЭС директоры урынбасары Рамил Галиуллин да катнашты.

 

-Зәй ГРЭСыннан да махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез бар. Компания тарафыннан аларга төрле яклап ярдәм күрсәтелә. Алардан килгән заявкалар буенча да эшлибез. Ялга кайткан хәрбиләр белән очрашулар оештырыла. Без аларны исән-сау туган предприятиебездә көтәбез, - диде Рамил Габдуллович.

“Зәй сезнең белән” волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова маскировка челәтәрләре, химера костюмнары кирәк булса, безгә мөрәҗәгать итегез, без сезгә аларны кирәк кадәр бирәчәкбез, дип хәбәр итте.

“Сез барыбыз өчен дә үрнәк. Һәр көн, Ватаныбыз чикләрен саклап, чиксез батырлык үрнәге күрсәтәсез. Сезнең мисалыгызда үсеп килүче буын ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнә. Егетләребез бик теләп армия сафларына китә. Сезнең исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуыгызны көтәбез”, - диде очрашуда чыгыш ясаучылар.

 Хәрбиләр үзләренә  һәм аларның гаиләләренә күрсәткән ярдәмнәр өчен район җитәкчелегенә һәм райондашларга рәхмәт әйттеләр, туган яктан  озатылган гуманитар ярдәмнең мөһимлеген ассызыкладылар. Шулай ук туган җирләрен  сагынуларын һәм якыннарын күрү шатлыгын белдерделәр.

-Хатын-кызлар әзерләп җибәргән тиз пешә торган ашлар бик тәмле. Үзебезнең токмач ашы белән башка милләт егетләрен дә сыйлыйбыз. Аларга да бик ошый мондый ашлар. Рәхмәт сезгә! – диде хәрбиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев