Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәй районында социаль-икътисади күрсәткечләр югары

Зәйдә шәһәр админстрациясе бинасында бишенче чакырылыш муниципаль район Советының алтынчы утырышы бара.

Аның эшендә ТР Премьер министры урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Рияз Комаров, Николай Атласов,  ТР халык артисты Виталий Агапов, район активы катнаша. 

Утырышта районның 2025 елдагы социаль-икътисади үсеше, 2026 елга планнар турында төп доклад белән район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясады. 

Билгеле булганча 2025 ел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан районда уздырылган күп төрле чаралар белән тарихка кереп калды. Шәһәрдә бердәнбер сугыш ветераны Леонид Мачтаков районыбызның мактаулы гражданины. Бөек Җиңү темасы махсус хәрби операция бару белән дә бик актуаль.

“Районда махсус хәрби операциядә, локаль сугышларда катнашучыларның батырлыгын мәңгеләштерү өчен Җиңү бульварында мемориаль зона булдыру эше бара. Ачык конкурс нәтиҗәсендә комиссия тарафыннан Мәскәү скульпторы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы проекты сайланды. Республика көненә эшләрне төгәлләү күз уңында  тотыла. Шулай ук Мирный микрорайонында шәһәр мәдәният йорты территориясендә   һәйкәл-монумент булдырылачак. Ватанны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәт йөзеннән 2026 ел республикада Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы, Зәй районында Патриотизм һәм бердәмлек елы дип игълан ителде. Ә тулаем алганда Россия Федерациясе буенча - Россия халыкларының бердәмлеге елы бара”, - диде Разиф Галиевич.

Үз чыгышында ул зәйлеләрнең махсус хәрби операциядәгеләргә, аларның гаиләләренә ярдәм оештыру темасына да аерым тукталды. Бүгенге көнгә Зәй районыннан хәрбиләргә, госпитальләргә, фронт яны зоналарында яшәүчеләргә гомуми авырлыгы 712 тонна булган 63 гуманитар конвой фурасы озатылды, шул исәптән 50 берәмлектән артык авто һәм транспорт чарасы, йөзләгән махсус приборлар һәм кирәк-яраклар, бронежилетлар, төзелеш материаллары, медикаментлар, азык-төлек продуктлары. Лисичанск балаларына 500 данә Яңа ел бүләге җибәрелде. Районның 35 ноктасында 800 дән артык хатын-кыз көн саен кичкә кадәр, вакыт белән исәпләшмичә, маскировка челтәрләре үрәләр. Алар тарафыннан инде 18 меңнән артык  челтәр  әзерләнеп хәрби хәрәкәтләр зонасына җибәрелде. Кешеләр моны ирекле рәвештә, берләшеп һәм үз тирәсендә фикердәшләр командасын булдырып эшли. Хәрбиләрнең гаиләләрендә  31 бала туды, аларның һәркайсына 100әр мең сумлык сертификатлар тапшырылды. 428 гаилә (хәрбиләр гаиләләре) утын белән тәэмин ителгән, аларга торакны ремонтлауда, транспорт хезмәтләрендә, терлек азыгы әзерләүдә ярдәм күрсәтелә. Кыска вакытлы ялда булган хәрбиләр белән 50 очрашу оештырылды. Бүгенге көндә хәрби хәрәкәтләр зонасыннан 66 ветеран кайткан, аларның 54е эшкә урнаштырылган. Калганнары дәвалану һәм тернәкләнү уза.

Ә район территориясендә эшләүче халык икътисадны даими үсештә тоту өчен тырыш хезмәт куя.

- Узган ел Зәй предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан 66,6 млрд. сумлык товар җитештерелеп сатылды. Бу республика буенча сигезенче күрсәткеч булып тора. Уртача айлык хезмәт хакы 80 мең 300 сумнан артты. Бу 2024 елга карата 127 %. Район икътисады нигезен сәнәгать тәшкил итә, шул исәптән эшкәртү - җитештерү тармаклары - 27 %, энергетика - 29 %, нефть чыгару - 35% биләп тора. Төп предприятиеләребезнең берсе ГРЭСта райондагы  эшче көчләренең 10% ы эшли, бер ел эчендә җитештерелгән электр һәм җылылык энергиясеннән кергән табыш 18,2 млрд. сумнан артып киткән, бу 2024 ел дәрәҗәсеннән 23% ка артык. 2025 елда Татарстанда барлыгы 30 млрд. киловатт сәгать электр энергиясе  җитештерелгән. Шул ук вакытта республиканың һәр алтынчы киловатт электр энергиясе Зәй ГРЭСында эшләп чыгарылган. Хәзерге вакытта  Татэнерго җәмгыяте тарафыннан Зәй ГРЭСын модернизацияләү буенча масштаблы проект әзерләде, алга таба аның буенча эш башланыр, дип көтәбез.  Шәһәребезнең тәгәрмәчләр җитештерү заводы да катгый базар конкуренциясендә эшен дәвам итә. Бер ел эчендә предприятие 2,2 млн. данә тәгәрмәч дискосы җитештергән. Икътисадның локомотивларының берсе - "Техно"заводы филиалы. Ел дәвамында биредә 2,3 млн.куб метр җылылык изоляцияләү плиталары җитештерелгән һәм заказчыларга озатылган. Биредә тармак буенча иң югары җитештерүчәнлек - бер хезмәткәргә еллык исәпләүдә эшләп чыгару 19 млн. сумнан артып киткән. Нәтиҗәдә ике ел эчендә хезмәткә түләү дәрәҗәсен 30% ка арттыру һәм агымдагы елда аны 128,7 мең сумга җиткерү мөмкинлеге барлыкка килде. “Зәй шикәре” заводы да билгеле урын тота. Узган елда завод тарафыннан  1107 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән. 119 мең тонна шикәр, 49 мең тонна меласса һәм 38 мең тонна гранулалы чөгендер түбе җитештерелгән. 2025 ел нәтиҗәләре буенча табыш 5,4 млрд.сумга җиткән. Шулай ук башка предприятиеләр, шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге, “Прогресс” сәнәгать паркы эше дә үсештә. Моннан тыш,  2025 елның июнендә Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин "Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы территориясендә сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зона булдыру турында" Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 949 номерлы карарына кул куйды. Анда "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан гомуми мәйданы 16,5 гектар булган ике мәйданчыкта биотехнологияләр өлкәсендә җитештерү белән бәйле алты инвестиция проектын гамәлгә ашыру каралган. Аларда 444 эш урыны булдыру күздә тотыла. Бүгенге көндә резидентларның берсе – «ЭкоТрансФорма»ҖЧШ тулысынча эшли башлады!”, - дип сөйләде Разиф Кәримов. 

Җитештерү потенциалын үстерүгә авыл хуҗалыгы тармагы да лаеклы өлешен кертә. "Агрокөч" холдингына караган "Зәй", "Восток", "Зәй шикәре" агрофирмалары һәм "Союз -Агро" җәмгыяте район җирләренең 93 процентын эшкәртә. Һава шартларының катлаулы килүенә карамастан, районыбыз игенчеләре 115 мең тонна ашлык җыеп алдылар, уртача уңыш гектарыннан 35,2 центнер тәшкил итте. Районның төп культурасы булган шикәр чөгендере 441 мең тонна җыеп алынды, уртача уңыш гектарыннан 460 центнер чыкты. 

Шәһәр, район инфраструктурасын заманчалаштыру, төзелеш, төрле республика күләмендәге социаль программаларда катнашу да Зәйдә уңышлы алып барыла. 

Мәдәният, мәгариф, спорт өлкәсендә дә уңышлар бәян ителде. 2026 елга планга куелган зур эшләр турында да сөйләшү булды. 

4нче микрорайонда Дәүләт торак фонды линиясе буенча ятим балалар өчен 11 яңа сигез фатирлы йорт төзү каралган. Җир эшләре 2026 елның икенче кварталында башланачак. Моннан тыш көрәш сарае төзү планы тора. 

Утырыш эшендә шулай ук тәгәрмәчләр җитештерү заводы директоры Екатерина Мизрина чыгыш ясады. 

ТР Премьер министры урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко үз чыгышында республикадагы социаль-икътисади үсешкә тукталды. Зәйлеләрнең хезмәттә, җәмәгать эшендә, аеруча  патриотик юнәлештә актив эшчәнлекләрен билгеләп, республика җитәкчелеге исеменнән рәхмәт белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев