Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәй районы башлыгы зәйлеләргә тырыш хезмәтләре, бердәмлекләре өчен рәхмәт белдерде

Бу минутларда Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда узып баручы елга йомгак ясау тантанасы бара.

Анда район һәм «Энергетик» Мәдәният сарае сәнгать әһелләре әзерләгән театрлаштырылган тамаша, концерт тәкъдим ителә. Район башлыгы Разиф Кәримовның муниципаль районда башкарылган эшләргә күзәтүе тыңлана. 

— Ихлас күңелдән барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Тагын бер елны тарихка кереп кала, ул безне тормыш мәгънәсе, Ватан иреге кыйммәтләре турында тагын да тирәнрәк уйланырга өйрәтте. Махсус хәрби операция шартларында алдыбызда торган бурычларны үтәү төп чакыру булып кала, һәм йөзләгән зәйлеләр илебез чикләрен саклауларын дәвам итәләр. 2024 елны без Батырлык һәм бердәмлек елы дип игълан иттек. Нәкъ менә шушы сыйфатлар безнең хәрбиләребезне дә, тылдагыларны да ел буе озата килде. Безнең батыр ир-егетләребез нацизмны җиңүне якынайту өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр, ә без барыбыз да — урыннарда аларга ныклы терәк булып торучылар. Бу максатка зур өлеш кертүчеләрнең барысына да зур рәхмәт! 

Ә 2025 елда без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. Безнең бурыч- илебезгә җиңү китергән каһарманнарыбыз турында якты хатирәләрне кадерләп саклау һәм буыннан-буынга тапшыру, шул үрнәкләрдә лаеклы гражданнар тәрбияләү. 

Быелгы ел дәвамында без күп кенә программаларда катнашып халыкның яшәү рәвешен уңайлы итүгә ирештек. Барлык зәйлеләр исеменнән Татарстан Раисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка зур рәхмәтемне җиткерәм. Барлыгы 17 программада катнашып 76 млн сумга 72 объект төзекләндерелде һәм төзелде. 

Бу елда район предприятиеләре тарафыннан 50 млрд. сумга якын (49 536 млн. сум) продукция җитештерелеп озатылды, узган елга карый үсеш 27 процентны тәшкил итә. 

Иң зур үсешкә нефть тармагы предприятиеләре иреште — алар 50%, энергетика-26%, тәгәрмәч продукциясе җитештерү динамикасы — 23%, җылыткычлар җитештерү — 22% ка артты. 

Район икътисадына өлеш керткән һәркемгә — Зәй ГРЭСЫ, «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте, «Аккурайд Уилз Руссия» ҖЧҖ, «Техно заводы» ҖЧҖ, «Зәй шикәре» акционерлык җәмгыяте, «Нефтегаз» СМП, ТАТЭХ, «Татнефтеотдача» АҖ, «Протон» ҖЧҖ һәм башкаларга ихлас рәхмәтемне белдерәм. 

Безнең алда ел саен бюджет керемнәрен арттыру бурычы тора. Бизнес, салым потенциалы арту нәтиҗәсендә без ноябрь аенда ук беренче тапкыр үз керемнәребез буенча еллык планны үтәдек, районның берләштерелгән бюджетының 2 млрд. сум чиген уздык. 

Районның җитештерү потенциалын үстерүгә авыл хуҗалыгы таормагы да лаеклы өлешен кертә. «Агрокөч» холдингына караган «Зәй», «Восток», «Зәй шикәре» агрофирмалары һәм «Союз-Агро» җәмгыяте Гулькино бүлекчәсе район җирләренең 93 процентын эшкәртә. Һава шартларының катлаулы килүенә карамастан, районыбыз игенчеләре 119 мең тонна ашлык җыеп алдылар, уртача уңыш гектарыннан 29,7 центнер тәшкил итте. 456 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алдык, аның уртача уңышы бер гектардан 492 центнер чыкты. 

Гомумән, кайсы гына өлкәне алсак та уңышларыбыз җитәрлек, ул мәгариф, спорт, мәдәният та да башка юнәлешләрдә дә күп. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшегездә уңышлар телим!, — диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев