Зәй районы башлыгы «Чыршы бәйрәме» иң актив укучыларны җыйды
Бүген уку алдынгылары, фән олимпиадалары, конкурслар, фестивальләр төрле чараларда актив катнашкан, спорт ярышларында югары уңышларга ирешкән шәһәр-район укучылары “Энергетик” Мәдәният сараена җыелды.
Алар өчен район башлыгының "Чыршы бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәм чарасында барлык мәктәпләрдән 500дән артык укучы катнашты. Аларны район башлыгы Разиф Кәримов котлады.
-Хәерле көн, кадерле балалар, мәгариф тармагында хезмәт куючылар. Берничә көннән 2022 ел тарихка күчәчәк. Зәй муниципаль районы өчен узып баручы ел уңышлы булды. 2022 елда районыбызның 61 укучысы Россия һәм республика күләмендәге фән олимпиадалы җиңүчеләре булып танылды. Бу узган ел белән чагыштырганда 14 урынга күбрәк. 29 чыгарылыш сыйныф укучылары “Укудагы аерым уңышлар өчен” медале белән бүләкләнде, 2 чыгарылыш сыйныфы укучысы рус телленнән 100 баллга имтихан тапшырды, 48 укучы район башлыгы Гранты алды. Спортта безнең яшь спортчылар җиңү артынан җиңү яулый баралар. Мин сезне чын күңелдән якынлашып килүче 2023 ел белән тәбрик итәм, һәрберегезгә саулык-сәламәтлек, укуыгызда уңышлар телим. Зәебезнең патриотлары булыгыз. Без Зәйдән дип, горурланыгыз!- диде ул.
Район башлыгы "Чыршы бәйрәме"ндә “Фәндә беренче адымнар” номинациясендә Артем Зыков, Алина Сабирова, Екатерина Трофимова , Дарья Столбова, Анна Иванова бүләкләнделәр. “Талант һәм иҗат” номинациясендә Лиана Осипова, Дарья Киселева, Зәринә Нуруллина, София Гөбәйдуллина, Гөлсем Вафина; “Уңышларга ирешкән буын” номинациясендә Фидан Насыйров, Арина Кефели, Гүзәл Фәтхуллина, Андрей Догадин, Тимур Вадигуллин котлаулар кабул итте.
Район башлыгының "Чыршы бәйрәме" анда катнашучылар өчен әзерләнгән үзенчәлекле чыгышлар белән дә аерылып тора. Шәһәребезнең танылган иҗат коллективлары бу тантана өчен аеруча нык әзерләнеп, осталыкларын күрсәтте.
Әлбәттә, бәйрәмдә катнашучыларны Кыш бабай һәм Кар кызы да котлады. Әкият геройлары да бәйрәмнең үзәгендә булды. “Энергетик” Мәдәният сараеның иҗат коллективы “Вова Фокин маҗаралары” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте.
Тантанада катнашкан һәр бала тәм-том тулы махсус бүләк алып китте.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев