Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәй яшьләр эшләре идарәсе 1 700 000 сумлык грант отты

Грант буенча проектларны тормышка ашыру өчен сертификатны район яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкинга ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков тапшырды.

1 мартта Казанда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы коллегия утырышы узды. Коллегия кысаларында республика муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте муниципаль автоном һәм бюджет учреждениеләренә яшьләр сәясәте өлкәсендәге социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен грантлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булды. Шунысы куанычлы, Зәй яшьләр эшләре идарәсе 1 700 000 сумлык грант отты. Проектларны тормышка ашыру өчен сертификатны район яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкинга Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков тапшырды.

-Зәй яшьләр үзәге “Зәй районы яшьләре өчен чаралар комплексы” проекты белән җиңү яулады. Әлеге комплекска “Урам субкультурасы фестивале”, "МастерОК" агач эше коворкингы, “Остаз. Парты артыннан станокка кадәр”, “Игелекле эшләр мәктәбе”, “Дмитрий Милочкин истәлегенә лазертаг буенча “Геройлар кубогы” турниры” проектлары керә, - ди Ростислав Сергеевич.

Урам субкультуралары фестивале район территориясендә яшьләр урам субкультуралары фестивален уздыру юлы белән 14-35 яшьлек яшьләрнең иҗади һәм спорт потенциалын ачуга юнәлтелгән. “Урам субкультуралары фестивале" яшьләр белән мәдәни-сәламәтләндерү юнәлешендә эшләүгә юнәлтелгән һәм музыка, бию, спорт, дизайн, граффити һ.б. яшьләр мәнфәгатьләрен берләштерә.

«МастерОК» агач эше коворкингы яшүсмерләрдә столярлык осталыгын һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерүгә шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Столяр остаханә Зәй яшьләр үзәге базасында 2016 елдан эшли.

“Остаз. Парта артыннан станокка кадәр” проекты һөнәри юнәлеш бирү буенча ике айлык курслар һәм ял лагеренда профильле смена оештыру аша район яшьләренең сәләтләрен ачу һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

“Игелекле эшләр мәктәбе” мәрхәмәтлелек юлын сайлаган яшьләрне үзенә җыячак һәм тәҗрибә уртаклашу, яңа идеяләр, проектлар эшләү мәйданчыгы булачак. Шулай ук проект катнашучыларга экспертлар һәм республика волонтер оешмалары белән очрашу мөмкинлеге бирәчәк.

Дмитрий Милочкин истәлегенә лазертаг буенча “Геройлар кубогы” турниры - егетләрнең физик үсешенә һәм хәрби хезмәткә әзерлеккә юнәлдерелгән стратегик уеннар марафоны. Турнир Поручик авылы егете, Батырлык ордены иясе Дмитрий Милочкин истәлегенә багышлана. Дмитрий махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булды.
“Әлеге проектлар 2023 ел дәвамында тормышка ашырылачак. Без әлеге проектлар белән генә туктап калырга җыенмыйбыз. Алда безне яңа грант конкурслары көтә һәм без бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез!” – ди Ростислав Аладышкин.

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев