Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәй аграрийлары 19942 тонна икмәк җыйган

Зәйдә иртәдән яңгыр яву сәбәпле игенчеләр урып-җыю эшен туктатып торырга мәҗбүрләр. Һава торышы коры булган көннәрдә комбайнчы-механизаторлар көнне-төнгә ялгап кырларда эшләде.

Бүгенге көнгә игенчеләр 4242 гектар мәйданда көзге бодай уңышын җыйган. Барлыгы 19942 тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 47 центнер чыга. Район авыл хуҗалыгы идарәсе мониторингы буенча иң зур уңыш әлегә «Зәй шикәре» агрофирмасында күзәтелә.

Терлек азыгы әзерләү процессы да әлегә тукталып тора. Бүгенге көнгә базларга салынган сенаж — 32742 тонна белән исәпләнә, печән 1051 тонна әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев