Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хөрмәтле зәйлеләр, Ватан сакчылары, ветераннарыбыз!

Район башлыгы Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикли.

Сезне чын күңелдән батырлык үрнәге күрсәтүчеләр бәйрәме — Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм.

23 февраль — дәүләтебез бөтенлеген яклаучылар бәйрәме буларак безнең өчен аеруча мөһим. Без кабат илебез бөтенлеген какшатырга җыенучыларга каршы Россия халкының бердәм күтәрелүе шаһитлары. Бу көнне без Бөек Ватан сугышы ветераннарының үлемсез батырлыгын искә алабыз, бүгенге көн каһарманнары өчен чиксез горурлык хисләре кичерәбез, чөнки алар барысы да Ватан сакчылары, илебез чикләрен яклаучылар.

Фидакарьләребез, сез безнең геройлар! Сез үз үрнәгегездә чын патриотизмны, рухи кыйммәтләргә ышануны күрсәтүчеләр, сез — бөек илебезнең бәйсезлеге өчен көрәшүчеләр!

Бу дата уңаеннан шулай ук үз улларын данлы хәрби традицияләр нигезендә тәрбияләгән солдат һәм офицер аналарына, гаилә учагын саклаучы хатыннарга зур рәхмәт белдерәм.

Барлык сугышлар, бәрелешләр дә үткәндә калсын һәм киләчәк буын сезнең бүгенге батырлыгыгызны бәяләп рәхмәтле булсын, чөнки сезнең фидакарьлегегез киләчәктә илебездә тынычлык һәм тотрыклылык урнашу өчен бик мөһим.
Барыгызга да бәхет, тыныч тормыш, ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм якыннарыгызның күңел җылысын тоеп яшәвегезне телим.

Зур ихтирам белән муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев