Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ТР сәламәтлек саклау министры - Зәйдә

Бүген Зәйгә эшлекле визит белән ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин килде.

Министр иң башта район активы белән очрашты, урыннардагы беренчел медицина ярдәме күрсәтү учреждениеләре эшчәнлеге турында сорашты. Үзәк дәваханә бүлекләренең эшчәнлеге, кирәкле җиһазлар белән тулыландырылуын белеште.

Марсель Мансур улы район үзәк дәваханәсенең эшчәнлеген, халыкны дәвалау ысулларын, төрле төр категорияле белгечләрнең эшен югары бәяләде, заман сулышын тоеп саулык сагында торуны ассызыклады. Үзәк дәваханә биналарының заманча төзекләндерелүенә югары бәя бирде, район башлыгы Разиф Кәримовның бу уңайдан шәхсән мәсьәләләрне хәл итүгә алынуын хуплады. Хәзер алып барылучы йогышлы авырулар бүлегендәге капиталь төзекләндерү барышы белән кызыксынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев