Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тиздән Зәйнең төп чыршысы утларын кабызачак

Ринат Фәрдиев паркындагы төп чыршыны ачу 15 декабрьгә билгеләнгән.

Яңа ел бәйрәменә дә күп калмый. Шәһәребездә аны каршы алырга  әзерлек эшләре башланды.  Төп чыршы, һәр елдагыча, Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында урын алган. Чыршының каркасы һәм аңа  ботаклар урнаштырылды. Бизәүчеләр атнага якын эшлиләр инде. Ерактан халыкны җәлеп итүче төсле утлы уенчыклар беркетелгән, гирляндалар  урнаштырыла. 

Төп чыршының биеклеге – 16 метр. Аның янәшәсенә утлы иллюминацияләр, шулай ук  Кыш бабай белән Кар Кызы  һәм ел символлары сыннары булдырыла. Ял паркы көннән-көн әкият илен хәтерләтә.

15 декабрьдә  Яңа ел күрке – чыршы үзенең утларын кабызачак. Ул зәйлеләрдә һәм бәйрәм кунакларында матур хисләр калдырыр дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев