Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тиздән Казанда «Киләчәк уеннары» турниры узачак

Халыкара мультиспорт турнир 21 февральдән 3 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Россия Президенты Владимир Путин Казанда узачак «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры турындагы законга имза куйды. 

Турнирның максаты — физик активлыкны һәм цифрлы технологияләрне берләштерүче спорт төрләрен илкүләм һәм халыкара дәрәҗәдә алга җибәрү һәм популярлаштыру. 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, «Киләчәк уеннары» тарихта зур эз калдырачак.  Замана яшьләренең ихтыяҗларына җавап бирүче халыкара ярышлар спортның 21 инновацион төре буенча узачак. Анда катнашучыларга виртуаль һәм реаль спорт мәйданчыгында үз профессиональлекләрен исбатларга кирәк булачак.

Ярышлар 2 000 гә якын катнашучыны җыячак, махсус мәйданчыкларда күләмле чараны  бик күп санда тамашачы караячак. 
 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев