Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан Рәисе махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Зәй ир-егетләренең әниләрен һәм хатыннарын бәйрәм белән котлады

Бүген Казанның «Корстон» концертлар залында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында 8 Март бәйрәме уңаеннан танатаналы чара үтте. Анда Зәй делегациясе дә катнашты.

— Бүген Зәй делегациясе Казанда Татарстан Республикасы Рәисе катнашында бәйрәм чарасында булды. Чара кунакларын бәйрәм өстәлләре артына җыйдылар, алар өчен Татарстан Республикасының атказанган артистлары чыгыш ясады. Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Ул Ватан иминлеген саклап хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган ир-егетләрнең әниләренә медальләр тапшырды. Зәйдән тантанада җәмәгать оешмалары вәкилләре, махсус хәрби операциядә һәлак булган ир-егетләрнең әниләре һәм хатыннары катнашты, — ди шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина.

Фотолар Елена Недошивинадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев