Ринат Фазылов: «Изге эшләрдә бердәм булыйк»
Депутат Зәйдә мөһим чараларда катнашты.
Бу атнада Зәйгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Гомумроссия халык фронтының республикадагы төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов килде. Аның безнең районга эшлекле визиты «Изге эшләр ункөнлеге» акциясе кысаларында узды.
Иң башта Ринат Фазылов 4 нче мәктәпнең югары сыйныф укучылары белән финанс белеме дәресе үткәрде. Ул шушы көннәрдә Дәүләт Советының 2025 елга республика бюджетын кабул итәчәген искәртте һәм шәхси, гаилә бюджетының да киләсе ел өчен җитди планлаштырылуы мөһимлеген билгеләп үтте. Депутат үз чыгышында укучыларга Гомумроссия халык фронты эшчәнлеге, махсус хәрби операциянең максатлары һәм бурычлары турында сөйләде. Ә шәһәр депутаты, мәктәп директоры Альбина Ларина дәрес барышында эшләп тапкан акчаны акыл белән ничек сарыф итәргә, кырыгалдарлар хәйләсенә ничек эләкмәскә дигән теманы күтәрде.
Аннан соң Ринат Фазылов «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Зәй бүлекчәсе җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. Мөрәҗәгать итүчеләр нигездә депутатка махсус хәрби операция барышында хәбәрсез югалганнарны эзләүдә ярдәм итүен сорадылар. Ринат Фазылов моңа һәртөрле булышлык күрсәтергә вәгъдә итте.
Соңыннан депутат, «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлеге оештырган «Кыюлык тартмасы» акциясендә катнашты. Әлеге акция медицина учреждениеләре стационарларында дәваланучы балаларның тизрәк терелүгә йөз тотуы өчен күңелләрен күтәрү, аларны дәвалану барышында төрле шөгыльләр белән мавыктырып, авыру турында уйлардан читләштерү максатында оештырылды (анда зәйлеләр, ГРЭС хезмәткәрләре катнашты). Ринат Фазылов хәйрия тартмасына өстәл уены җыелмалары салды. 6 декабрьдә әлеге тартма үзәк дәваханәнең балалар бүлегенә тапшырылачак.
Шулай ук Дәүләт Советы депутаты махсус хәрби операциядә һәлак булган зәйленең гаиләсендә дә булды.
Гөлнара Феофанова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев