Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Разиф Кәримов: «Зәй хәрбиләре батыр, итагатьле, тыйнак булулары белән аерылып торалар»

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтучы егетләр белән очрашты.

Мондый очрашулар күркәм традициягә әйләнде.

Очрашуга килүчеләр «Энергетик» Мәдәният сарае фойесында «Зәй муниципаль районының 2023 елдагы мөһим вакыйгалары» дигән күргәзмә белән таныштылар. Аларга район башлыгы үзе күргәзмәдә урын алган фотолар турында сөйләде.

Очрашу күңелле мизгелдән — бүләкләүдән башланды. Хәрби бурычын лаеклы һәм батырларча үтәгәне өчен Зәйнең ике егетенә район башлыгы исеменә Рәхмәт хаты килде. Аларны Разиф Галиевич берсенең әтисе Әлфис Мөхәммәдиевич һәм икенчесенең тормыш иптәше Ильнара Альбертовнага тапшырды.

Шулай ук махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм күрсәткәннәре өчен «Тимер» батальоны командованиесы һәм 29657нче хәрби часть командирының Рәхмәт хатлары белән район башлыгы Разиф Кәримов һәм аның урынбасары Петр Уразайкин бүләкләнде.

«Бу — безнең зәйлеләрнең уртак эше», — дип кабул итеп алды Рәхмәт хатын Разиф Галиевич.

Очрашуда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, «Ватанны саклаучылар» фондының Зәйдәге социаль координаторы Сергей Хватков, хәрбиләрнең эш урыннарыннан җитәкчеләр һәм авыл җирлекләре башлыклары, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.

Сөйләшү барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләре бер минут тынлык белән искә алынды.

— Безнең чакыруны кабул итеп, очрашуга килгәнегез өчен зур рәхмәт. Сезнең белән күрешү безнең өчен бик кадерле. Зәй егетләре махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын намус белән батырларча үти. Алар итагатьле, тыйнак булулары белән дә аерылып торалар. Батыр егетләребез белән горурланабыз. Абыйлы-энеле Ватан сагына басучы егетләребез дә бар. Иң мөһиме — үз-үзегезне саклагыз, без сезнең җиңү белән кайтуыгызны көтеп калабыз, — диде Разиф Галиевич.

Хәрбиләр алар өчен маскировка челтәрләренең яу кырында иң кирәкле әйбер булуын әйтеп, челтәр үрүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Алар зәйлеләр үргән челтәрләрнең сыйфатлы булуын әйттеләр. Ә бит бар җирдә дә мондый сыйфатлы, чыдам челтәрләр үрмиләр, диделәр.

-Безнең кызлар иртәнге сәгать 5тән маскировка челтәрләре үрергә керешәләр. Төнге 12гә кадәр эшлибез. Авылларда бик зур эш башкарыла. Кызу эш өсте булуга карамастан алар бер көн калмый челтәр үрергә йөри. Барысы да җиңү, сезнең исән калуыгыз өчен! — диде «Зәй сезнең белән» волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова.

«Сез барыбыз өчен дә үрнәк. Һәр көн, Ватаныбыз чикләрен саклап, чиксез батырлык үрнәге күрсәтәсез. Сезнең мисалыгызда үсеп килүче буын ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнә. Егетләребез бик теләп армия сафларына китә. Сезнең исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуыгызны көтәбез», — диде очрашуда чыгыш ясаучылар.

Хәрбиләр белән очрашу җылы, рәсми булмаган шартларда узды. Чәй өстәле артында хәрбиләр үз хәлләре турында сөйләде, гуманитар ярдәм күрсәткән, аларга рухи һәм матди яктан ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен белдерделәр.
Очрашу күчтәнәче итеп, барысына да азык-төлек пакетлары бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев