Разиф Кәримов: “Уңышлы еллар булсын!”
Бүген Зәй районы кырларына чәчүлек җирләрнең торышын, шытымнарның тиешле дәрәҗәдә тукландырылуын, язгы чәчү кампаниясенең барлык таләпләргә туры китерелеп башкарылуын бәяләү максатында район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге авыл хуҗалыгы белгечләреннән торган комиссия чыкты.
Традиция буенча ул һәр елны чәчү эшләре тәмамланып, Сабантуена әзерлек барган чорда үткәрелә. Чөнки комиссия тарафыннан милли бәйрәмебездә тәбрикләнәчәк механизаторлар, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, фермерлар нәкъ менә шушы күзәтү, тикшерү нәтиҗәсендә ачыклана.
Иртә таңнан комиссия эшенә безнең иҗат төркеме дә кушылды. Җылы кояш нурлары астында безне көзге бодай басулары яшел хәтфәдәй дулкынланып каршы алды. Кырларның, табигатьнең матурлыгына сокланып туймаслык. Әле иртә язда гына чәчелгән басулар да инде матур шытымнар биргән. Аларны көчле техникаларда уңган механизаторлар корткычлардан, чүп үләннәреннән эшкәртү эшләрен алып бара. Районыбыз йөзе булган шикәр чөгендеренең дә аерым бер тигез аралыкта рәт-рәт буразналарда берәм-берәм тишелешенә күз тимәсен, дип карарлык.
“Быел бөртекле культуралар район территориясендәге басуларда 33135 гектарны тәшкил итә. Без хәзер төп игътибарны бодайга бирәбез. Бөртекле культураларның 16571 гектары көзге, ә 11735 гектары язгы бодай басулары. Быелгы язның яңгырлы килүе шытымнар өчен яхшы булды. Хәзер без уҗымнарны тамырдан тукландыру белән мәшгульбез. Алга таба да Ходай көнен бирсә, мул уңышка йөз тотабыз”, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Без килгәндә “Союз-Агро” җәмгыяте кырларында механизаторлар карабодай чәчү белән мәшгуль иделәр.
“Быел без әлеге культураны 2100 гектарга якын мәйданда чәчеп карарга булдык. Бу инде язгы чәчү кампаниясендәге соңгы эшләр. Алга таба чәчелгәнне тәрбияләп үстерү, югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора”, - диде “Союз-Агро” җәмгыяте бригадиры Владимир Евграфов.
Гомумән, комиссия алдында һәр хуҗалык башлыгы, һәр фермер үзе башкарган эшнең мөһимлеген, хезмәтнең тиешле дәрәҗәдә башкарылуын дәлилләргә тырышты. Фермер Валерий Кочетов мәсәлән, ел саен нәтиҗәле эшләүче буларак билгеләнә. Быел да ул язгы чәчү кампаниясен зур җаваплылык белән башкарган. Комиссия аның рапс чәчелгән басуларында булып, тишелешне, уҗымнарның эшкәртелешен карады. Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы тармагында тырыш хезмәт куючы һәркемнең эшен югары бәяләде.
- Традиция буенча быел да чәчүлек җирләрне белгечләр белән күмәкләп бәялибез. Ә комиссия эшенең азаккы нәтиҗәсе ул алдынгы авыл хуҗалыгы оешмаларын, агрофирмаларны, фермерларны, механизаторларны ачыклау. Әлбәттә инде Кыр батырын да билгелибез, тик аны игълан итү тантаналы төстә Сабантуенда булачак. Ел саен 300гә якын авыл хуҗалыгы хезмәтчәне милли бәйрәмебездә хөрмәтләнә, премияләр бирелә. Быел да безнең премиаль фонд 3 млн.га якын каралган. Елдагыча Кыр батырына автомобиль тапшырачакбыз. Соңгы унбер елда без авыл хуҗалыгы алдынгыларына унсигезенче машинаны әзерлибез. Ул яз көне Кыр батырына, көз көне “Уңыш бәйрәме”ндә алдынгы комбайнчыга тапшырыла. Кыскасы, хезмәтенә карап, хөрмәте. Бүген без язгы чәчүгә нәтиҗә ясыйбыз дип әйтсәк тә, ул язгы эшне генә колачламый, чөнки ел уңышы өчен көздән үк җирне әзерләү мөһим. Көздән безнең механизаторларыбыз 51 мең гектардан артык җирләрне эшкәртеп калдырдылар. Ул бит әле һәр культура өчен аерым эшкәртү кирәк. Мәсәлән, шикәр чөгендере өчен 35 см тирәнлеккә кадәр эшкәртү, ашламалар кертеп калдыру каралган. Ә язын, җәен исә чәчелгәнне тиешле таләпләрне үтәп үстерү бик мөһим. Хәзер менә 16 мең ярым гектардагы басуларда көзге бодай күзләрне иркәләп күкрәп утыра, аларның торышы бик яхшы. Инде аларны ике кат ашлама белән һәм бер тапкыр тамырдан тукландыру башкарылды, чирләргә, корткычларга, чүп үләненә каршы микроэлементлар белән эшкәртелде. Хәзер инде менә агрономнарыбыз дүртенче кат көзге бодайга тиешле агротехник чараларны үткәрер планын куялар. Хезмәтнең нәтиҗәсе дә күренә. Бүген белгечләребез көзге бодайдан чыгу мөмкинлеге булган уңышны да исәпләп фаразлыйлар. Соңгы исәпләүләр буенча бер квадрат метр җирдән көзге бодайның чыгышы 800дән 1000 бөртеккә кадәр бәяләнә. Биологик уңыш якынча гектарыннан 100 центрны күрсәтә. Хәзер аларны дөрес тәрбияләп, югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Быел без алдагы елларга карый язгы бодайны күбрәк чәчтек, 12 мең гектарга якын әлеге культура игелә. Дөрес, аны чәчү эше төрле этапта барды, чөнки яңгырлар еш яву сәбәпле чәчү эшен озаграк башкарырга туры килде. Хәзер инде язгы бодай басуларында да технологик процессларның кызган чоры. Алла боерса, быел да Зәй районы республикада үсемлекчелек буенча лидерлыкны бирмәс, дип уйлыйбыз. 9 мең ярым чамасы гектарда безнең үзебезнең фирменный культура булган – шикәр чөгендерен игәбез, аларның да тишелеше яхшы. Тагын 5 мең гектарга якын көнбагыш, 4 мең гектардан артыграк рапс бар. “Союз-Агро” җәмгыяте быел карабодай игәргә алынды, узган ел алар горчицаны орлыкка чәчеп үстереп карадылар, гомумән, һәр хуҗалык яңа уңыш алуда эзләнүдә. Һәр игенчегә, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә нәтиҗәле хезмәт телим, уңышлы еллар булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев