Разиф Кәримов: «Спорт үсеше — районыбызда өстенлекле юнәлешләрнең берсе»
Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов шәһәребезнең спорт объектларында булды.
Визитның максаты — инфраструктура торышын бәяләү һәм алга таба районда физик культура һәм спортны үстерүдә мөһим булган аспектны билгеләү.
Разиф Галиевич берничә спорт объектын карады, ул «Яшьлек» боз сараенда, «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында, «Спорт энергиясе» футбол манежында, «Сәламәтлек мәктәбе» һәм «Дулкын-Волна» йөзү бассейнында булды. Һәр урында район башлыгы тренерлар, спортчылар, спорт учреждениеләре вәкилләре белән сөйләште, фикер алышты.
Районда 4 спорт мәктәбе, шул исәптән олимпия резервындагы мәктәп эшли. 18 спорт төре үсеш алган, барлыгы ике меңнән артык зәйле төрле секцияләрдә шөгыльләнә.
«Спорт үсеше районыбызда өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. Спортчылар әзерләү өчен уңай шартлар тудыру һәм физик культура, сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләрнең арта баруына ирешү, яшьләребезне сәламәт тән һәм рухта тәрбияләү төп бурычыбыз», — ди Разиф Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев