Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Разиф Кәримов: «Изге Макарий храмы махсус хәрби операциядә Җиңү хөрмәтенә салына»

Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов шәһәрдә 35нче бистәдә төзелүче Изге Макарий храмында булды.

Район башлыгы чиркәү төзелешенә узган ел ахырында Төзелеш министрлыгыннан рөхсәт алынуын белдерде.

-Проект безнең кулда. Безнең алда зур эш тора. Төзелешне өч ай эчендә башламасак, рөхсәт юкка чыгарыла. Без бу чиркәүне махсус хәрби операциядә Җиңү хөрмәтенә багышлаячакбыз. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика активы белән очрашу вакытында мин Зәйдә төзелүче әлеге храм турында мәгълүмат бирдем. Рөстәм Нургалиевич эчке эшләрдә булышачакмын, дип белдерде, — диде чыгышында Разиф Галиевич.

Ходай ярдәме белән тиз көннәрдә чиркәү төзелешенә керешү ниятләнә. Храмның нигезе бар. Узган елның 7 октябрендә храм нигезенә Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий катнашында архиерей грамотасы белән капсула салынды. 

-Зәйдә узучы халык җыеннарында, хезмәт коллективлары белән очрашуларда чиркәү төзелеше хакында мәгълүмат бирелә. Бергәләп төзелешне башкарып чыгарбыз. Чиркәү төзелеше буенча урынбасарым Петр Уразайкин, район керәшен иҗтимагый оешмасы рәисе Валентин Атласов зур эш алып баралар. Изге Макарий храмына йөрүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм итә. Әлеге храм тарафыннан хәрбиләргә алты миллион сумнан артык ярдәм күрсәтелде. Сугышның тизрәк бетүен өчен Ходайга ялварырга кирәк, — диде Разиф Галиевич.

Һәм район башлыгы үзе исеменнән чиркәү төзелеше өчен акчалата ярдәм кертте. 

Чиркәү настоятеле Александр атакай рәхмәт белдереп, чиркәү төзелеше һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга акча җыю аерым алып барылуын, бу көннәрдә хәрбиләргә элемтә чаралары өчен 205 мең сум акча җыелуын әйтте.

Бүгенге көндә Изге Макарий храмы төзелешенә ярдәм итергә теләүчеләр исемле кирпеч сатып ала ала. Моның белән һәр кеше үз исемен храм төзүчеләр исемлегендә мәңгеләштерә ала. 

-Чиркәү тарафыннан сертификатлар әзерләнде, алар храмның төзелешенә исемле кирпеч алучыларның барысына да тапшырыла. Бер кирпечнең бәясе 500 сумнан башлана. Исемле кирпечне Изге Макарий храмының лавкасында сатып алырга була, -ди чиркәү хезмәткәре Людмила Раева.

«Исемле кирпеч» — ул чиркәү һәм монастырьларны төзүдә күркәм православие традициясе. Исемле кирпечләрне чиркәү төзелешендә катнашырга теләүчеләр генә түгел, ә якыннары, туганнары һәм инде үлгәннәр турында кайгыртучылар да сатып ала. Бу Ходай йортының стеналарына исеме язылган кешеләргә дога барып ирешү дигән сүз. 

Михаил Ильков — чиркәү төзелешендә булышып йөрүчеләрның берсе. 

-Булдыра алганча чиркәү төзелешендә ярдәм итәргә тырышам. Храмга бит без рухи азык эзләп киләбез. Чиркәүләр безнең җаннарыбызга ярдәм итмәсә, алар буш булыр иде, — ди Михаил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев