Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы якты Пасха бәйрәме белән тәбрикли

Бу бәйрәм — бердәмлек, рух ныклыгы үрнәге, безне игелекле эшләргә илһамландыра, гаилә һәм рухи кыйммәтләребезне искә төшерә.

Хөрмәтле православие динендәгеләр!

Сезне чын күңелдән якты Пасха бәйрәме белән котлыйм!

Пасха — рухи яңарыш, яшәеш һәм мәрхәмәт тантанасы символы. Бу бәйрәм — бердәмлек, рух ныклыгы үрнәге, безне игелекле эшләргә илһамландыра, гаилә һәм рухи кыйммәтләребезне искә төшерә.

Зәй муниципаль районы, Татарстан Республикасының бер өлеше буларак, уникаль район булып тора, бездә төрле халыклар һәм конфессияләр вәкилләре дус-тату яши һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. Күпмилләтле халкыбызның иҗтимагый тотрыклылыгын саклау һәм иң яхшы рухи-мәдәни традицияләрен торгызуга районның православие динен тотучылар да зур өлеш кертәләр. Алар иҗади хезмәтләре, шәфкатьлелек һәм түземлелек үрнәге белән рухи-әхлакый нормаларны ныгытуга, сәламәт, актив яшәү рәвешен пропагандалауга, яшь буын зәйлеләрне лаеклы тәрбияләүгә ярдәм итәләр.

Якты Пасха бәйрәме безнең йөрәкләребезне шатлык һәм иң яхшы хисләр белән тулыландырсын һәм яхшы үзгәрешләр алып килсен. Барыгызга да сәламәтлек һәм иминлек, барлык өметләрегезнең һәм яхшы башлангычларыгызның чынга ашуын, игелек һәм тыныч күк йөзе телим.

Хөрмәт белән район башлыгы Разиф Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев