Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Әниләр көне белән котлый

Сезне чын күңелдән иң җылы һәм күркәм бәйрәмнәребезнең берсе — Әниләр көне белән котлыйм!

Әлеге бәйрәм — иң якын һәм иң кадерле кешеләребез — әниләребезгә багышланган күңелләрне нечкәртерлек бәйрәм ул. Ананың изге һәм бөек мәхәббәте бишектән безне җылыта һәм саклый, тормыш авырлыкларын җиңәргә, уңышка өметләнергә, ышанырга ярдәм итә. Һәм безгә ничә яшьтә булуыбызга карамастан, әниләрнең яхшы сүзе, ягымлы карашы, зирәк акыллы киңәше бик тә мөһим.

Аналар көнен бәйрәм итү — ул әниләребезгә безгә эшләгән барлык яхшылыклары, мәхәббәте һәм аңлавы өчен чиксез рәхмәтебезне белдерергә менә дигән мөмкинлек.

Бу көнне уллары Россия иминлеге сагында торучы барлык әниләргә, герой-аналарга, күп балалы әниләргә, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен икенче әни булганнарга аерым рәхмәтемне белдерәм.

Хөрмәтле әниләр, гаилә учагын сүндерми саклаганыгыз, армый-талмый хезмәт куйганыгыз, чиксез сабырлыгыгыз, рухи юмартлыгыгыз өчен сезнең алда баш иябез. Күзләрегездәге бәхет очкыннары сүнмәсен! Сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, үзара аңлашу, балаларыгызның мәхәббәтен, хөрмәтен һәм рәхмәтен тоеп яшәвегезне телим.

Хөрмәт белән, муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев