Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Махсус хәрби операциядә булган Зәй егетләренә икенче “УАЗ” машинасы җибәрелде

Бүген иртән гуманитар ярдәм белән шыплап тутырылган “УАЗ” машинасын Зәйнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле яныннан район җитәкчелеге, район активы озатып калды.

Бүген иртән гуманитар ярдәм белән шыплап тутырылган “УАЗ” машинасын Зәйнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле яныннан район җитәкчелеге, район активы озатып калды.

Бу  транспорт - махсус хәрби операция зонасында булган егетләребезгә җибәрелгән икенче машина. “УАЗ” транспортын алуда район җитәкчелеге ярдәм иткән.

Машина махсус хәрби операция зонасына буш килеш кенә кузгалмады. Аңа маскировкалау челтәрләре, генератор, окоп шәмнәре, җылы оекбашлар, балалар хатлары, гигиена әйберләре һәм башка бик күп әйберләр шыплап тутырылган иде.

Район башлыгы Разиф Кәримов гуманитар йөк һәм машинаны озату тантанасында катнашып, чыгыш ясады.

-Без бүген махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә икенче “УАЗ” машинасын озатабыз. Узган җомгада беренче машинаны озаттык. Һәм бу вакыйгалар Бөек Ватан сугышындагы тарихи бөек даталар белән туры килә. 27 гыйнвар тарихка Ленинградның блокададан чыгу, 2 февраль Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне буларак керде. Бу ярдәмебез егетләргә барыбыз да көткән җиңү көнен якынайтуда ярдәм итсен. Зәйлеләр ил өчен авыр вакытта берләште. Һәркем үзеннән нинди дә булса ярдәм кертергә тырыша. Махсус хәрби операциядә булган егетләр, аларның гаиләләре белән элемтәдә торучы эшче төркемгә, үзеннән ярдәм керткән һәр кешегә рәхмәтемне белдерәм, - диде Разиф Галиевич чыгышында.

Гуманитар ярдәм район халкы, волонтерлар, хәйрия оешмалары, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан җыелды һәм бу эш алга таба да дәвам итәчәк.

 Машинаны “Сугышчан бердәмлек” иҗтимагый оешмасының Зәй җитәкчесе Сергей Хватков һәм Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов озата бара.

Район башлыгы  гуманитар ярдәмне урынга илтеп тапшыруны тәҗрибәле ир-егетләргә йөкләүләрен әйтеп, хәерле юл теләде һәм йөк машинасы кузгалуга рөхсәт бирде.

Хәерле, имин юллар, исән-сау әйләнеп  кайтыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев