Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Маллар тук булсын өчен тырыш хезмәттә алар

Зәй аграрийлары басуларда кым-кырыч килеп терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүгенге көнгә күпьеллыклар мәйданының 1563 гектарында беренче кат үләннәр чабылган, 3398 тонна сенаж салынган.

Механизаторлар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эше белән якыннанрак танышу өчен безнең иҗат төркеме «Восток» агрофирмасының люцерна басуында булып кайтты. 203 гектар мәйданда инде эш төгәлләнеп килә иде. Тигез салынган покосларны тиз арада сенажга әйләндереп, трактор, машиналарга төяп җибәрүче заманча техникаларга күз иярми. Басу гөж килеп тора. Яңгырлар булмаса да, әле табигать бирешми — ямь-яшел печәнлек шаулап утыручы урманга яшел хәтфә булып тоташкан. Искиткеч манзара!

Ә басуда һәр эш җайга салынган, һәркем үзенә йөкләнгән бурычны үти. Урман буена таба чапкыч трактор җитез генә люцернаны чаптырып бара, аның артыннан чәчелгән печәнне икенче агрегат покоска җыя, ә покосны сенажга әйләндереп комбайннар машина, тракторларга төйи.

— «Восток» агрофирмасында 1170 гектар мәйданда люцерна, 555 гектарда кукуруз исәпләнә. Хәзерге вакытта безнең хезмәткәрләр люцернаны сенажга салу белән мәшгуль. Аның үз технологиясе бар. Люцерна сенаж өчен бераз сулганрак булырга тиеш, ягъни яңа чаптырылган, яшел килеш аны салырга ярамый, анда дымлылык зур була. Ә дымлылык тиешле күләмдә булганда, сенаж базларда югары сыйфатта саклана. Комбайннарда махсус мичкәләр бар, аларда ваклаган люцернага кушылырга тиешле микроэлементларга бай катнашма салына, ә трактор, машиналарга төягәндә комбайннан автомат рәвештә ул вакланган үләнгә кушыла. Безнең өчен терлекләргә әзерләнүче азыкның яхшы сыйфатлы булуы бик мөһим. 6 июньгә инде «Нива» бүлекчәсендәге сенаж базларына 1015 тонна терлек азыгы салдык. Техника төзек булганда көнгә 300 тонна сенаж салу мөмкинлеге бар, — ди «Восток» агрофирмасының терлек азыгы әзерләү өчен җаваплы агрономы Айрат Әхмәтшин.

Механизаторларның да эшкә кәефләре яхшы. Быел люцернаның беренче каты бераз кайтышрак булса да, терлек азыгы өчен борчылырга урын юк, ди алар.

— Шәхсән үзем кырларга чәчү чорында чыгып, көзгә кадәр эшлим. Механизатор буларак хезмәт стажым биш ел. Кече яшьтән басу-кырларны иңләп үскән малай буларак, районыбыз кырлары миңа бик якын, хезмәтемне яратып башкарам, — ди Александр Уразайкин.

Терлек азыгы әзерләүдә биредә шулай ук Фәрит Фәтхуллин, Андрей Мишаров, Василий Андреев, Рәмзил Мозаффаров, Дмитрий Исаичев эшлиләр. Егетләрнең бер ише "Восток«тан булса, берничәсе — «Зәй» агрофирмасыннан. Шулай бер-беребезгә ярдәм итеп, күңелле эшлибез, дип елмаеша алар.

Комбайннар тураткан сенажны трактор, машиналар ташып кына тора. Араларыннан «КамАЗ» машинасы йөртүчесе Кузьма Тылкин инде 40 елдан артык әнә шулай терлек азыгы, ашлык ташуда эшли икән.

«Хезмәт дәверендә кайсы басуда нәрсә уңганын да чамалыйм инде хәзер», — ди Кузьма Викторович.

Без механизаторлар, машина-тракторчылар эшен күзәткән арада төшке аш вакыты да җитте. Аларга махсус машинада кайнар ризык алып килделәр. Кырларга алып чыгып ашату көнгә ике тапкыр оештырыла икән. «Восток» агрофирмасы пешекчесе Гөлшат Хәлиуллина егетләрне кыстый-кыстый сыйлады.

— Кырда эшләүчеләрнең энергиясе күп китә, шуңа да аларга көн саен туклыклы, итле ризыклар әзерлибез. Көн саен булмаса да, витаминлы салатлар да була. Ә аш һәм икенче блюда, чәй аермачык менюда каралган. Атналык меню билгеле, көн дә бертөсле ризык әзерләмибез, ашны төрләндерәбез, — ди ул.

Ә ир-егетләр пешекчене мактый-мактый ашадылар. Бик уңганнар, тәмле итеп әзерлиләр, ди «Восток» агрофирмасы ризык әзерләүчеләре турында.
Әнә шулай бер максатта, булсынга, сыйфатлы эшкә йөз тотып, һәркем үзенә билгеләнгән бурычны намус белән башкарып, тырышып эшли авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев