Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Кырларда хезмәт гөрелтесе

Зәй районы басуларында көзге бодай мәйданнарының яртысы урып-суктырылган.

Һава торышының кояшлы, яңгырсыз торуы комбайнчы-механизаторлар өчен аеруча яхшы. Сап-сары башаклы кырлар буйлап кыр казлары кебек тезелешеп урып-суктыручы куәтле техниканы Зәй районының һәр басуында күрергә мөмкин. Бүген район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы белгечләре белән берлектә чираттагы тапкыр кырларга чыгып урып-җыю барышын күзәтте. Бу инде район җитәкчесе өчен һәр ел саен урак чорында атнага бер тапкыр кырларны әйләнеп, үз күзләре белән эш барышын бәяләп кайтуның матур гадәте буларак дәвам итә. Ә җитәкчеләрнең үз эшләре белән кызыксынуы комбайнчыларга  тагын да дәртләнеп эшләргә стимул бирә. 

“Зәй” агрофирмасы кырларында
Кырларны күзәтү “Зәй” агрофирмасының  300 гектар мәйданлы көзге бодай басуларын караудан башланды. 

“Бу басуда контроль суктыру барышында, көзге бодайның уртача уңышы гектарыннан 58 центнерны күрсәтте. Тук башаклы кырларда механизаторларыбыз да үзара матур ярыш оештырып, тырышып эшлиләр, хезмәтнең нәтиҗәсе булганда, ул бит эшлисе килеп кенә тора”, - ди “Зәй” агрофирмасының “Аксар” бүлекчәсе җитәкчесе Гамир Гайнетдинов.

“Зәй” агрофирмасы комбайнчылары – уракта иң алдынгылар. Биредә 3877 гектарда игелгән көзге бодайның инде 900 гектары гына калып бара. Агрофирмада көзге бодай 80 процент мәйданнарда җыелган. 

 “Базальт – 2” сортлы көзге бодайны без аеруча  яраттык, ул  безнең кырларда игелгән чорда әле бер дә сынатмады, уңышы яхшы. Әлбәттә инде, күрсәтелгән техник чараларны үз вакытында башкарып механизаторларыбыз мул уңыш алуга йөз тотып эшли. Шуңа күрә, уңыш ул кырларга кагылышы булган һәр белгечнең, механизаторның уртак хезмәт җимеше”, - дип ассызыклады “Зәй” агрофирмасы баш агрономы Олег Умнов та. 

Кырларда икмәге җыелган урыннар икенче ел уңышы өчен дә әзерләнеп бара. Мәсәлән, тәҗрибәле механизатор  Айнур Шәйхиев җир сукалау эше белән мәшгуль. Ул 500 гектарлы мәйданда җирне киләсе ел уңышына әзерли.

“Һәр эшне вакытында башкару кирәк, шуңа да комбайннар кырларда урып-суктыруны тәмамлауга җир эшкәртүгә керешәбез”, - ди Айнур. 

Шундый ук эшләр “Восток”, “Зәй шикәре”  агрофирмалары, “Союз-Агро” җәмгыяте кырларында да гөрли. 

“Восток” агрофирмасында 

“Восток”та быел көзге бодай 5112 гектар мәйданда үстерелгән. 

- Инде көзге бодай мәйданнарының 35 процентында уракны тәмамладык. Уртача уңыш бер гектардан 50 центнер чамасы тәшкил итә. Көзге бодайның сыйфаты да бик яхшы быел, дымлылык 16-17 процентны күрсәтә, ә бу исә турыдан-туры элеваторга ашлык илтү өчен бик яхшы. Кырларда комбайнчылар аерым бригадалар булып эшли. Менә бүген Мәлем авыл җирлеге янәшәсендәге 300 гектар җирдә биш комбайнчы урып-суктыруны төгәлләп инде икенче басуга күчтеләр. Һәр комбайнчы тырышып хезмәт куя, чөнки урак өчен һәр көннең кадерле икәнен белеп эшлиләр, - ди “Восток” агрофирмасы баш агрономы Николай Тугашев. 

Бүгенге көндә Зәй районы кырларында игелгән көзге бодайның инде 8 мең гектар чамасында гына эш калып бара.

- Безнең районда урып-суктырыласы көзге бодайның бер мең гектар чамасы “Союз-Агро” җәмгыятенә карый, бер мең гектар тирәсе эш фермерларда калып бара. Ә 6 мең гектардан артыграк  мәйданда эшләрне агрофирмаларда башкарасы бар. Аннан соң игенчеләребез язгы бодай уңышын җыйнауга керешәчәк, - ди Фәргать Камалиев.

Комбайнчылар эшнең оештырылышыннан канәгать. Алар иртәнге сәгать 5тән кичке 8гә кадәр кинәнеп эшлибез, диләр. Көнгә ике тапкыр кырга алып чыгып җылы ризык ашату каралган, ә техника көйсезләнгән очракка махсус төзекләндерү бригадасы дежурда тора. Ә урак азагында хезмәтенә карап бәяләнү һәр комбайнчыга тагын да яхшырак эшләргә стимул бирә. Чөнки һәр елдагыча быел да “Уңыш бәйрәме – 2025” тә иң күп ашлык суктыручы механизатор-комбайнчыларга район башлыгы премияләре бирү күздә тотыла. 4500 тоннага – 50 мең, 4250 тоннага – 40 мең, 4000 тоннага – 30 мең сум биреләчәк.  

- Район кырларында игелүче 16 мең гектар көзге бодайның инде 7-8 мең гектары суктырылды, 50 процент эшнең төгәлләнүенә якынлашабыз. Урак башланганда ук уңыш инде бер гектардан уртача  52 центнердан өстә иде, һаман да шул бер чама күрсәткеч белән барабыз. Кайбер басуларда ул хәтта 66-68 центнер бирә. Уңыш яхшы, әлбәттә, комбайннарга йөкләнеш зур. Безнең “Агросила” холдингына караган 30 комбайн бар, 13 комбайн “Союз-Агро” җәмгыятендә, тагын 5 комбайн фермерларда эшләп тора. Гомумән алганда, бүгенге көндә район кырларында 45 комбайн эшли. Алар тарафыннан көнгә 700-800 гектарда игеннәр урып-суктырыла, темпларны арттырырга кирәк дип уйласак та, игеннәрнең мул булуы артык кызу эшләргә бирми, бөртекләрне югалтуларсыз җыеп алу да бик мөһим бит. Кичә генә элеваторда да, икмәк кабул итү пунктында да булдым, һәр җирдә эш көйләнгән, йөк ташу машиналары комбайннардан ашлыкны ташып кына тора. Һәр хезмәткәргә үз участогында нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт, - диде Разиф Галиевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев