Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кече Ватаныбыз символы

Бүген— 29 ноябрьдә Татарстан флагы көне билгеләп үтелә.

1991 елда бу көнне Татарстан Республикасы Югары Советы республиканың дәүләт символларының берсе булган заманча флагны раслады.

Флаг яшел, ак һәм кызыл төсләрдән тора. Аның яшел төсе яз һәм яңарыш билгесен аңлата. Ак төс — чисталыкны, ә кызыл — җитлеккәнлек, энергия, көч һәм тормыш символы.

Рәсми рәвештә бу көн республикада билгеләп үтелми, әмма Татарстан өчен дә, дөньяның барлык татарлары өчен дә ул — истәлекле тарихи мизгел.

Флагның авторы — Татарстан Республикасының халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов.

Бүген районыбыз мәктәпләрендә иртәнге линейкалар әлеге уңайдан тантаналы төстә үтә, сыйныф сәгатьләре кече Ватан темасына багышлап уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев