Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кашкатау итәгендә Питрау гөрли

Быел да Питрау бәйрәме Зәйдә үзгә төсмерләргә баетылып, киң масштаблы халык бәйрәме буларак уза.

Питрауны, элекке гореф-гадәтләргә тугры калып, Кашка тау итәгендәге сихри аланда, матур табигать кочагында уздыру күркәм традициягә әйләнде. Быел ул 25 тапкыр үткәрелә.

Бәйрәм шатлыгын зәйлеләр белән уртаклашырга республикадан җаваплы затлар, күренекле якташлар килде. Милли киемле чибәр кызлар, шаян түтиләр кунакларны сый-нигъмәттән авыз итәргә, Кашка тау чишмәсе суы эчәргә чакыра.

Бәйрәм берничә мәйданчыкта алып барыла. Инешнең ике як яры да бәйрәм шавына күмелгән. Инеш аша салынган агач күперчектән атлап, басу ягына чыгуга балалар мәйданчыгы җәелгән, теләгәннәр сәхнәдә җыр-биюгә сәләтен күрсәтә, төрле уеннарда, аттракционнарда күңел ача.

Ә төп мәйданда театрлаштырылган матур тамаша бара. Халкының иң нечкә кылларын уятып, өздерә фольклор коллективлар.

Район башлыгы Разиф Кәримов халыкка бәйрәм котлавын ирештерде:

-Бүгенге матур кичтә сезне Кашкатау итәгендә сәламләп, ихлас күңелдән Питрау бәйрәме белән тәбрик итәм! Быел без Питрауны районыбызда игълан ителгән Батырлык һәм бердәмлек елы кысаларында үткәрәбез. Һәм бу аңлашыла да. Инде өченче ел безнең иң кыю йөрәкле, курку белмәс ир — егетләребез махсус хәрби операциядә катнашып, Ватан иминлеге сагында торалар. Алар Рәсәйнең күпмилләтле халкы белән янәшә дәүләтебез мәнфәгатьләрен яклыйлар, сугыш кырларында батырлык үрнәге күрсәтәләр, кайчак үз гомерләрен куркыныч астына куеп, намус белән хәрби бурычларын үтиләр.
Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк зәйлеләр сугыш кырындагы якташларыбызга, азат ителгән территорияләрдә яшәүче җирле халыкка ярдәм күрсәтәләр. Дистәләгән гуманитар ярдәм рейслары оештырылды. Безнең солдатларга, Луганск Халык Республикасында яшәүчеләргә, госпитальләрдә дәваланучы сугышчыларга, гомумән алганда, 400 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрелде.

Керәшен кардәшләребез махсус хәрби операциядә катнашучыларга кирәк-яраклар җыюда, аларны урынга алып барып тапшыруда актив эшчәнлекләрен дәвам итәләр. Ярдәмчеллегегез, битараф булмавыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Үз игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын! Бу юнәлештә күпкырлы эш безнең тулысынча җиңүебезгә кадәр дәвам итәчәк!

Ә Ватан иминлеге сагында торучы егетләребезнең барысына да җиңү белән исән-сау туган районнарына, якыннары янына кайтырга насыйп итсен!

Кашкатау итәгендә үткәрелүче Питрау бәйрәме инде чирек гасыр безгә керәшен мәдәниятен таныту мәйданы буларак хезмәт итә. Питрауны моннан 25 ел элек халыкка кайтаручы, аның чишмә башында торучы Минеев Петр Иванович, Григорьев Николай Петрович, Бутяева Нина Герасимовна, беренче Питрауның иганәчеләре Агапов Виталий Васильевич, Шалафаев Анатолий Аркадьевич — көчле алкышларга лаек шәхесләребез. Аеруча Питрауның дәрәҗәсен күтәреп һәм масштабын киңәйтүдә Ринат Шәехович Фәрдиевның өлеше зур. Шулай ук оештыручылардан инде бүген арабызда булмаган Глухов Иван Гаврилович, Гудошников Семен Михайловичны, иганәчеләрдән Яковлев Иван Федоровичны искә алып китмәсәк, дөрес булмас дип уйлыйм. Халык үзенә тугры хезмәт иткән ул — кызларын онытмаска тиеш.

Питрау елдан-ел яңа бизәкләр белән тулылана, дуслык-туганлык җепләрен ныгыта бара. Күпмилләтле район халкының яраткан бәйрәменә чит төбәкләрдән дә кунаклар теләп кайта. Бүген безнең белән бергә Питрауны Россия Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Петрович Иванов, республика керәшеннәр җәмгыяте рәисе Иван Михайлович Егоров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Илшат Юнысович Әминов, Николай Валерьевич Нефедов, баш инвесторыбыз, “Челтәр компаниясе” җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев, күренекле якташларыбыз бәйрәм итәләр.
Зәйне, керәшен мәдәниятен зурлап килүегез өчен зур рәхмәт сезгә!

Питрауның тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Бер яктан ул православие динен тотучылар өчен иң истәлекле көннәрнең берсе булса, икенче яктан — табигать — Анабызны олылау

бәйрәме. Хезмәт сөючән, гади, ачык күңелле керәшен кардәшләребез элек-электән көнкүреш мәшәкатьләрен табигатьтәге үзгәрешләргә бәйләп алып барганнар, аңа карата сак караш тәрбияләгәннәр. Бүгенге көндә дә якташларыбыз сынатмый, төрле тармакларда намуслы хезмәт куеп, район үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр.

Питрау — җитди эшләргә керешер алдыннан бергә җыелышып ял итеп, көч туплап алу бәйрәме. Быел районыбызда 69 мең гектарга якын чәчүлек мәйданнар эшкәртелде. 17,5 мең гектарда — көзге, 22,5 мең гектарда — язгы культуралар игелә, 9 мең гектарда шикәр чөгендере үстерәбез. Күпъеллык үләннәрнең беренче катыннан терлек азыгы тупланып куелды, беръеллыкларны чабуга керештек, эш эзлекле рәвештә дәвам итә. Инде басу — кырларыбызда игеннәр өлгереп килә. Игенчеләребез быел да уракка төшүне түземсезлек белән көтәләр, куәтле комбайннарыбыз әзерлек сызыгына куелды, аларның һәрберсенә тәҗрибәле механизатор беркетелде. Алда үстерелгән икмәкне югалтуларсыз, кыска срокларда җыеп алу бурычы тора. Районыбыз игенчеләре быел да сынатмас, Зәй авыл хуҗалыгы өлкәсендә республикада алдынгы урыннарда баруын дәвам итәр дигән ышаныч белдерәм.

Механизаторларыбыз — Хәйруллин Илдус Хәмзә улы, Сибгатуллин Рамил Исмәгыйль улы, Уразманов Хәлил Габделханнан улы, Ермолаев Михаил Александрович, Биккинин Илгиз Рамзил улы, Мельников Николай Александрович, Клочков Дмитрий Александрович, Халиков Альберт Александрович, агрономнарыбыз — Тугашев Николай Романович, Умнов Олег Михайлович, Горваль Людмила Ильинична, инженерлар — Вәлиәхмәтов Илдар Мөҗәһит улы, Маслов Петр Николаевич, җитәкчеләрдән- Локманов Азат Адисон улы — безнең горурлыгыбыз. Шундый ук хезмәт алдынгылары башка тармакларда да бихисап. Энергетиклар, машина төзүчеләр, юл салучылар, терлекчеләр, табиблар, укытучылар — уңышларыбызда һәрберегезнең өлеше бар. Тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә!

Кадерле дуслар! Карендәшләр! Барыгызга да ихлас күңелдән гаилә иминлеге, саулык-сәламәтлек телим. Питрау сезне тагын да зуррак эшләргә, изге гамәлләргә рухландырсын! Киләчәктә дә хезмәт кешесен зурлап, тырыш хезмәтебезнең нәтиҗәсен күреп, бергә-бергә ярдәмләшеп яшик! Илләребез тыныч, күгебез аяз, табыннар мул, Питрау мөбарәк булсын! Бәйрәм белән!
Спорт мәйданын исә кул көрәше, гер күтәрү, милли көрәш осталары тота.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев