Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кар белән көрәш бара

Бу көннәрдә иң күп сатылган товарлар исемлегендә көрәк тора.

 

Бу көннәрдә кышкы табигать холкын нык күрсәтте. Көне-төне буранлап яуган кар  шәһәрдә, авылларда яшәүчеләргә дә, юлларны тәртиптә тотучы юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә дә өстәмә мәшәкатьләр, кыенлыклар тудырды.

Район юл хезмәтләре бу көннәрдә югары әзерлек режимында эшлиләр. Аларның кар чистартудан бер генә минутка да туктаганнары юк.
Үзәк урамнар, социаль объектларга килү юллары иң беренче чиратта кардан чистартыла. Аннан техника барлык урамнарны да чистарта килә. Әмма кар күп булу сәбәпле, тиз арада бөтен урамнарны берьюлы колачлап өлгерә алмыйлар.

Район Советы һәм башкарма комитет, күп кенә оешмалар  хезмәткәрләре дә урамнарны кардан чистартырга чыктылар.

-Быел кар күп. Юлчылар, урам җыештыручылар үзләре генә җитешә алмыйлар. Шуңа күрә без дә аларга ярдәмгә килергә булдык, - ди алар.

Николай Санников моннан ике атна элек Төзүчеләр урамының 6нчы йортына ишегалды җыештыручы булып эшкә урнашкан. Кар көрәргә аңа ярдәм итәргә тормыш иптәше Любовь та чыккан.

-Бер кешегә генә моның кадәр карны чистартуы бик авыр. Шуңа күрә булышыйм дип мин дә чыктым. Безнең яшь чакта да шулай кар күп итеп ява иде. Өстәмә мәшәкать булса да, кар яуганга күңел сөенә, - ди Любовь Девятовских.

Үз йортлары белән яшәүчеләр дә кар чистарту, кар чыгару белән мәшгуль.  Хәсән абый Мирсәлимов балалар бакчасында каравылчы булып эшлим, төнлә анда кар чистарткан идем, хәзер менә эштән кайттым, үз хуҗалыгыбызны кардан чистартам, ди.

Зәйнең юл хезмәтләре бу көннәрдә көчәйтелгән режимда эшли. "Благострой" ҖЧШеннән төнге һәм көндезге сменаларда шәһәр юлларын җыештыруда 17 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Урамнардан кар чистарту алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк, эш өч сменада оештырылган.

“Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы шулай ук көчәйтелгән режимда эшли. Әлеге филиал 420 километр юлны карап тота. Филиал җитәкчесе Фидаил Хәернасов сүзләренә карганда, узган яллардагы буранда юлларны карт көртләреннән арындыруга 24 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Бу көннәрдә иң күп сатылган товарлар исемлегендә көрәк тора. Зәйнең бер кибете сатучысы кар түгү өчен чана, көрәк, кар чистарту техникасы - соңгы көннәрдә  иң күп сатылган товарлар, дип белдерде.

Әхмәт авылыннан Хәмзә Шәйдуллин кар түгү өчен чана алырга килдем, аннан тирес түгү өчен дә бик уңайлы булачак, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев