Юрий Камалтынов: «Зәй районында төрле дәрәҗә программалар нәтиҗәле кулланыла»
5 февральдә Зәйгә эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов килде.
Алар район башлыгы Разиф Кәримов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов, Айдар Метшин, ТР Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин һәм җаваплы затлар белән бергәләп шәһәрдәге мөһим объектларны карадылар, Зәй муниципаль район Советы кырык алтынчы утырышында катнаштылар.
Дәрәҗәле кунаклар Зәйдә соңгы елларда капиталь төзекләндерелгән һәм сафка бастырылган яңа биналарны карап, аларда заманча шартлар тудырылуга югары бәя бирде. Капиталь төзекләндерелгән йогышлы авырулар бүлеге бинасы, Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе, «Без бергә» психологик-педагогик үзәк, яңа төзелгән «Дулкын-Волна» бассейны шул рәвешле бәяләнде.
— Мин объектларны карагач һәм Зәй районында соңгы елларда сафка бастырылган биналардан бик канәгать калдым. Аеруча психолог-педагогик ярдәм үзәге бик ошады. Бу, беренчедән, яшүсмерләр өчен төрле психологик ярдәм, кызыклы чаралар үткәрү урыны булса, икенчедән, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә психологик яктан булышлык итү урыны булачак. Район җирлегендә федераль һәм республика программаларында актив катнашалар һәм килгән акчаларны нәтиҗәле, беренче чиратта мөһим булган эшләргә юнәлтәләр. Район башлыгы җитәкчелегендәге команданың төрле бюджеттан тыш инвестицияләр җәлеп итүгә хирыслыгы да күренә, бу бик яхшы, чөнки өстәмә грантлар нәкъ менә җирле халык сораган эшләргә юнәлтелә. Республикада икътисади-социаль күрсәткечләр буенча район ун баскычка күтәрелде. Зәй халкына бердәмлекләре, нәтиҗәле хезмәткә йөз тотулары өчен рәхмәт, — дип белдерде Юрий Камалтынов.
Аның сүзләрен РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов та куәтләде.
— Мин РФ Дәлүт Думасында Татарстанны бишенче ел тәкъдим итәм. Һәм шушы җирлектән сайланган депутат буларак Зәй районында еш булам, халык белән аралашам. Бер килүдән икенче килүгә кадәр Зәйдә зур үзгәрешләр баруын күзәтәм, әлбәттә, бу сөендерә. Авыр чорлар булуга карамастан, зәйлеләр берләшә һәм алда торган мәсьәләләрне кыю чишәргә чыныга бара. Зәй районының республикада икътисади күрсәткечләр буенча сигезенче урында торуы да, зур нәтиҗәләр турында сөйли. Зур булмаган район җире өчен бу бик җитди күрсәткеч. Бөтен илдә килеп туган коммуналь хуҗалык тармагындагы өзеклекләр проблемалары да Зәй районына кагылмады, бу исә килеп туарга мөмкин мәсьәләләрне алдан күрә белеп, үз вакытында хәл кылу нәтиҗәсе, — дип ассызыклады депутат.
Ә «Энергетик» Мәдәният сарае фойесында районның әйдәп баручы предприятие-оешмалары тарафыннан әзерләнгән бай эчтәлекле ирешелгәннәр күргәзмәсе зур телеэкраннарда тәкъдим ителде. Биредә үк бертөркем тыл ветераннарына «Җиңүгә−80 ел» юбилей медальләре тапшырылды. Аннан соң тамаша залында 2024 елга йомгак ясау, агымдагы һәм алдагы елга планнар билгеләүгә багышланган район Советы сессиясе үтте. Анда район башлыгы Разиф Кәримов үз чыгышында иң мөһим мәсьәләләргә тукталды.
— Заман безнең алга катлаулы таләпләр куюга карамастан, без тотрыклы рәвештә үсәбез, халкыбыз иминлеге хакына максатчан эшлибез. Иҗтимагый — сәяси һәм икътисадый тотрыклылык, милләтара һәм динара татулык юнәлешендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәме нәтиҗәсендә тотрыклы үсешебезне дәвам итәбез. Кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән илкүләм проектларны, республика һәм муниципаль программаларны уңышлы гамәлгә ашыру безнең өстенлекле бурычыбыз булып кала. 2025 елда без бөтен ил белән бергә иң мөһим бәйрәмне — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Без җиңүчеләр буыны алдында түләүсез бурычлы. Бүген булган бар нәрсәбезгә без фронтта һәм тылда җиңү яулаган ветераннарга бурычлы. Ә бүгенге шартларда махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк зәйлеләр алгы сызыктагы батыр егетләребезгә, Лисичанск һәм Рубежное халкына актив ярдәм күрсәтәләр. Фронт линиясенә, госпитальләргә, фронт яны зоналарында яшәүчеләргә, гомумән алганда, 573 тонна беренчел кирәкле товар, шул исәптән 35 берәмлек автотранспорт, 303 электр генераторы, җылыту җайланмалары, 126 тонна азык-төлек продуктлары, гигиена һәм тернәкләндерү чаралары озатылды. Көн саен районның 31 ноктасында йөзләгән хатын-кыз маскировка челтәре үрә, алар тарафыннан инде 5 меңгә якын челтәр әзерләнде һәм хәрби хәрәкәтләр зонасына җибәрелде, — диде Разиф Галиевич.
Район икътисады нигезен сәнагать тәшкил итә, шул исәптән эшкәртү — җитештерү тармаклары — 33%, энергетика — 23%, нефть чыгару — 42% биләп тора. Районның төп предприятиеләренең берсе -Зәй ГРЭСы. Биредә район эшче көчләренең 10% ы эшли, районда эшләп озатылган продукция күләмендә аның өлеше 23% тәшкил итә. Узган елда Татарстан буенча электр энергиясен куллану тарихи максимумга җитте — үсеш 5,1% тәшкил итте. Электр энергиясен эшләп чыгару 17% ка арткан.
Зәй муниципаль районы территориясендә «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан сәнәгать — җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона булдыру проектын гамәлгә ашыру башланды. Гомуми мәйданы 16,5 гектар булган ике мәйданчыкта алты производство оештыру каралган. Барлыгы әлеге инфраструктурага каралган чыгымнар 2,7 млрд. сумны тәшкил итәчәк. 6 резидентның инвестицияләр күләме — 16,8 млрд. сум. Аларда 444 эш урыны булдырылачак. Проектны гамәлгә ашыру 2028 елга кадәр планлаштырыла. Моннан тыш «Татнефть» компаниясе инде дүртенче ел нефть чыгаручы районнар өчен мөһим булган проектларны гамәлгә ашыруга үз өлешен кертә. Зәй районына да социаль өлкә учреждениеләренә һәм авыл җирлекләренә ярдәм итү өчен 135 млн. сумлык грантлар бүленде, шуның нигезендә 29 проект гамәлгә ашырылды.
Сессия утырышында Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев чыгыш ясап җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә ике баскычлы системаны саклауны яклап чыккан РФ Дәүләт Думасы депутатларына рәхмәт белдерде. Аның сүзләрен дәвам итеп Олег Морозов Думада Татарстан тәкъдимен ишетүләрен әйтте. Җирле үзидарәгә кагылышлы яңа законда алар эшен бер баскычлымы яки ике баскычлымы итү төбәкләр карамагында булачак, дип ассызыклады.
Фикер алышулардан соң Зәй районында нәтиҗәле хезмәт куючыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды.
«Татарстан Республикасында җирле үзидарә үсешенә керткән хезмәтләре өчен» медале Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльмановка, «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» исеме бюджет-финанс палатасы бүлек башлыгы Наталья Бакеевага, «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме «Аксар» җитештерү комплексы идарәчесе Гамир Гайнетдиновка бирелде. «ТАССР төзелүгә 100 ел» медаленә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин лаек булды. Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәте ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина һәм Ал. Бистәсе мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Галямовага белдерелде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хатлары Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбе директоры урынбасары Эдуард Галиевка, «Землеустроительное бюро» ҖЧШ директоры Расил Әгъләмовка тапшырылды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы урынбасары Нурия Абзалова һәм социаль хезмәткәр Светлана Шишканова лаек булдылар. «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясе Мактау билгесе Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаровка бирелде. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов һәм Айдар Метшинның Рәхмәт хатларын ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, Бохарай авыл җирлеге башлыгы Елена Груздева, «Зәй-информ» оешмасы җитәкчесе Александр Исаков, «Аккурайд Уилз Руссиа» заводының әйдәп баручы белгече Наталья Федина алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев