Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юл иминлегенә кагылышлы мәсьәлә беркемне дә битараф калдырырга тиеш түгел

Бүген Зәйдә район башкарма комиеты каршында эшләүче юл куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе утырышында агымдагы елның дүрт аенда юллар торышы, килеп туган хәлләрне анализлау каралды.

Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев Зәй юлларының иминлеге һәркемнең игътибарлылыгына бәйле булуын ассызыклады.

- Юлларда скутерларда чаптыручы балаларны яисә авыл җирлекләре территорияләрендә чит кешеләрнең транспорт чараларында тәртипсез хәрәкәт итүен күргәндә кичекмәстән ЮХИДИ бүлегенә, безнең комиссия әгъзаларына хәбәр итү кирәк. Шулай битараф булмаганда гына без имин юлларны тәэмин итә алачакбыз, - диде Эмиль Эдуардович.

Зәй районы юлларында агымдагы елның 4 аенда 149 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларның 8е кешеләр тән җәрәхәтләре алу белән бәйле һәлакәтләр. Аварияләрдә 1 кеше үлгән, 10сы яраланган. Кешеләр җәрәхәтләнү белән бәйле һәлакәтләр узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 1гә ким булса да, тынычланырга урын юк, чөнки һәр авария кешеләр иминлеге какшауга китерә.

“Быел безнең 16 яшькәчә балалар катнашындагы юл һәлакәтләре берәү булды, анда 3 бала тән җәрәхәте алды. Билгеле булганча, тиздән мәктәп укучыларының җәйге каникуллары якынлаша. Ә бу чорда статистик мәгълүматлар юлларда балалар зыян күрү очраклары артуын күрсәтә. Шуңа да һәр олы кешедән балалар-яшүсмерләр белән даими төстә юл кагыйдәләрен искә төшереп, кисәтеп тору сорала. Мәсәлән, әле язгы чорда гына ике балага юл аркылы дөрес чыкмаган өчен “Стоп-твоя жизнь в опасности!” карточкасы төзелде. Ә 17 апрельдә булган юл-транспорт һәлакәте яшүсмерләргә өлкәннәрнең игътибары җитмәвен тагын бер кат кисәтә. Анда кичке 20 сәгать 20 минутта Зәй-Бухарай юлында ЛАДА-21144 автомобиле йөртүчесе 2006 елгы (машина йөртү таныклыгы булмаган) яшүсмер, тизлек режимын контрольдә тотмыйча хәрәкәт итеп, идарә итүне югалта һәм автомобиль юл читенә тәгәри. Нәтиҗәдә пассажирлар булган ике мәктәп укучысы, бер колледж студенты тән җәрәхәтләре алалар. Мондый хәлләргә юл куймау өчен балаларыбызга игътибарлы булыйк”, - ди район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин.

Мәктәпләрдә, бакчаларда балаларның юл кагыйдәләрен даими өйрәнүләре турында, “Мәктәп автобусы” маршруты буенча мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев хисап тотты.

- Җәйге каникул чорында исә без балаларның иминлеген тәэмин итү максатында төрле лагерьлар эше барышында юл иминлеге буенча махсус программалар алып баруны планга керттек. Мәсәлән, 7 мәктәп яны лагеры һәм 20 хезмәт һәм ял лагеры белем бирү йортларында эшләячәк. Һәр мәктәп яны лагерында яшь юл инспекторлары отрядлары эше алып барылачак. Бүгенге көндә район мәктәпләре, балалар бакчаларында 42 шундый отряд эшли. Алар һәртөрле юл иминлеге профилактик чараларында катнашалар, - диде идарә башлыгы.

Киңәшмәдә юллар төзексезлеге белән бәйле булган аварияләр турында да сүз булды. 4 ай эчендә шундый бер авария теркәлгән. Ә юлларны төзекләндерү буенча эш барышы турында “Татнефтедор” ҖЧШ автомобиль юллары идарәсе башшлыгы Фидаил Хәернасов, “Благострой” җәмгыяте җитәкчесе Максим Сабанов хисап тоттылар. Шәһәр эчендәге юлларны карап тотучы “Благострой” оешмасы хезмәткәрләре юл билгеләрен тәртипкә китерү, чокыр-чакырларны ямау белән мәшгуль. Ә автомобиль юллары идарәсе эшчеләре олы юлларны төзекләндерү эшләрен, яңа юллар салуны алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев