Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Югары Пәнәчедә тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар

20 апрельдә Югары Пәнәче җирлегенә караган авылларда тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән котлап, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, район җитәкчелеге исеменнән бүләкләрне авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров, мәдәният йорты җитәкчесе һәм китапханәче тапшырдылар.

Һәр тыл ветеранының хәлен белеп, борчыган сораулары белән дә уртаклаштылар.
 "Бер җылы сүз дә яшәүгә өмет, көч уята. Якты дөньяда бер-беребезнең хәлен белеп, ярдәмләшеп яшәргә язсын иде," - ди   Мөнир Хәбибуллович. 
   Әйе, үз гомерләрендә күпме борчу, хәсрәт, шатлык, сөенечләр кичергән алар. Кечкенә йөрәккә зур борчулар да сыйган. Йөрәк яралары белән яшәүче апалар күпме?! Аларның да балачагы, кайнап торган тормышлары булган. Күбесе ялгыз яшәсә дә, дөньядан ямь табарга, аллаһ биргән гомерне матур узарга тели. 
"Киләчәктә аларга сабырлык, тыныч күк йөзе, ныклы саулык теләп калабыз", - ди мәдәният йорты хезмәткәре Илһамия Гарифуллина.

Фото авыл җирлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев