Югары Баграж чиркәвенә кач куелды һәм чаңнар изгеләндерелде
Бүген Святый Тын көнендә Югары Баграж авылы бәйрәм рухы кичерде.
Биредә 136 еллык тарихы булган Изге Троица чиркәвенә кач куелды һәм чаңнар изгеләндерелде.
Кач нитрид титан белән капланган, алтынсу төсендә. Ул Ленинград өлкәсендә эшләнгән. Чаңнар Яраслау өлкәсе мастерлары тарафыннан коелган.
Югары Багражның Изге Троица чиркәвенә 1888 елда кач куелган. 88 ел элек советлар власте вакытында чиркәүнең качы кисеп төшерелә. Чиркәү 88 ел качсыз тора. Һәм менә 9 июньдә авылда тарихка кереп кала торган олы вакыйга булды: торгызылучы чиркәүгә кач куелды, 9 чаң изгеләндерелде.
Тантанада Бөгелмә һәм Әлмәт епискобы, владыка Мефодий, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Наталья Прохорова, Зәй округы благочинные Вячеслав атакай Федоров, Александр атакай Расторгуев, район керәшеннәр җәмгыяте рәисе Валентин Атласов, Баграж җирлеге башлыгы Павел Минеев катнашты.
Әлеге иман йорты 2023 елның апрелендә “Бергәләп саклыйбыз” федераль проекты буенча торгызыла башлады.
Югары Багражда агач Троица чиркәве XIX гасырда приход кешеләре һәм Алабуга сәүдәгәре, хәйрияче Иван Стахеев акчасына төзелгән. Чиркәү төзелеше 1887 елда башланып, ике елдан изгеләндерелгән. Совет власте вакытында чиркәү ябыла. Бина башта ашлык амбары, аннан озак еллар авыл клубы буларак файдаланыла. XX гасырның 90нчы елларыннан чиркәү ташландык хәлгә килә.
- Бу храм уникаль булуы белән аерылып тора. Иске чиркәүнең һәр бүрәнәсе, һәр тактасы сүтелеп, агач төзелеш сәнгате законнары буенча тикшерелеп, инвентарьга алынды. Без үз алдыбызга чиркәүнең элекке халәтен саклап калу максатын куйдык. Конструкциянең күп өлеше җимерек булганга күрә, белгечләр тарафыннан фундаменталь сыйфатлы фәнни архив тикшеренүләре үткәрелде, - диде Наталья Прохорова.
Чиркәүне торгызуда борынгы тимерчелек технологияләре кулланыла. Бүгенге көнгә конструкция буенча төп эшләр төгәлләнгән: түбә ябылган, куполлар куелган. Алга таба ишек, тәрәзәләр кую, эчке эшләр тора.
- Безнең районыбызда төрле милләт, дин вәкилләре дус-тату яши. Район-шәһәребездә мәчетләр, чиркәүләр салына, торгызыла. Мондый игелекле эшләр бергә тату яшәүнең төп нигезе булып тора. Әлеге чиркәү авылның төп үзәге булып, анда күрше авыллар халкы да йөрер дип ышанабыз. Изге Троица чиркәве мәдәни мирас объектларын төзекләндерү программасы буенча торгызыла. Моның өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, район башлыгы Разиф Кәримовка рәхмәтлебез, - диде чыгышында Петр Уразайкин.
Владыка җыелган халыкны Святый Тын көне белән котлады.
-Авылда чиркәү булу - ул рухи тормыш бар дигән сүз. Чиркәү халыкка туры юл күрсәтеп, үзенә чакырып торсын, - дип владыка гыйбадәт уздырды.
Югарыбагражлылар, күрше авыллар, читтән кайткан кунаклар иртән чиркәү тирәсенә җыелып, бу вакыйгага сөенечләрен белдерде.
- Минем бүген шатлыгымнан елыйсым килә. Без мәктәптә укыганда кач та кияргә ярамады. Шундый заманнар булды. Шөкер, Ходайга, авылыбызда чиркәүнең торгызылуына бик сөенәбез. Балалар, оныклар йөрер. Әлеге чиркәү авыл яме булып, халыкны дингә тартып торсын, - ди 89 яшьлек Евдокия Гончарова.
Аннан соң кунаклар чиркәү эченә үтеп, анда башкарылган эшләрне карадылар. Владыка Мефодий иң мөһиме – сыйфатлы эш дип басым ясады.
- Югары Баграж авылындагы чиркәүне торгызу - җирлегебез өчен зур вакыйга. Авыл халкы моны күптәннән көтте һәм алар бу эшкә алынучыларга бик рәхмәтле, - диде авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев