Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Якташыбыз күркәм юбилеен билгели

Бүген — 12 майда якташыбыз, татар әдәбияте галиме, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловның 85 яшьлек юбилее.

Бу күркәм дата алдыннан гына аның тагын бер зур күләмле эше калын китап булып дөнья күрде. Китап җиде бүлектә татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән. «Күңелгә якын очрашулар» дип аталган басмада татар сүз сәнгатенең төрле чорлары, соңгы дәвер вәкилләре дә яктыртылган. Хатыйп Миңнегулов шәхсән белдерүенчә, китапта нигездә 2023 елда татар матбугатында аның авторлыгында басылган язмалар урын алган.

Хатыйп абый газетабызның якын дусты. Ул туган төбәге Зәйгә кайтканда безнең белән чын күңелдән аралашып, үз фикерләре белән уртаклашып китә.

Ә аның биографиясенә кыскача тукталсак, 1939 елның 12 маенда районыбызның Апач авылында икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Йосыф Бөек Ватан сугышында һәлак була. Дүрт бала ана тәрбиясендә үсә. Абыйсы Миргалим Миңнегулов — диңгезче-капитан, сеңлесе Хәнифә Йосыф кызы — РСФСР атказанган укытучысы, районыбызның олы хөрмәткә лаек мөхтәрәм ветеран педагогы, тагын бер сеңлесе Гөлнур — 30 ел элемтә бүлеге җитәкчесе булып эшләгән.

Хатыйп Миңнегулов башлангыч белемне 1946–1950 елларда туган авылында ала. Аннан күршедәге Пидәр (Федоровка) мәктәбендә, Сарман районы Иске Кәшер урта мәктәбендә укый. Төрле өлкәләрдә эшләгәннән соң, 1959–1964 елларда ул — Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты була. Балаларга белем бирә. Ә 1967 елның ноябреннән — Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы укытучысы сыйфатында эшли башлый. 1972 елда XIV гасыр төрки-татар шагыйре Сәйф Сарай турында кандидатлык, 1991 елда «Татар әдәбияты һәм Шәрык классикасы» темасына докторлык диссертацияләре яклый. 1980 елда доцент, 1992 елда профессор дәрәҗәләрен ала. Аннан соң да ул алган дәрәҗәле бүләкләрне санап бетерерлек түгел, чөнки аның 85 яшенә кадәр бер генә көн дә фәнни эш белән шөгыльләнмичә, иҗат итмичә торганы юк. Ул күп кенә дәреслекләр, китаплар авторы. Якташыбыз белән чын күңелдән горурланып, аңа алдагы гомерендә ныклы саулык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев