Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бигешлеләр үткән елга йомгак ясады, агымдагысына планнарны барлады

Зәй районында халык җыеннары дәвам итә. Кичә шундый хисап җыелышы Бигеш авыл җирлегендә узды.

Халык белән очрашуга район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, район хакимияте җаваплы хезмәткәрләре, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре килде.

Җыен башланганчы кешеләрне үзләрен борчыган сораулары белән төрле хезмәт күрсәтү оешмасы җитәкчеләре кабул итте. Мәсәлән, авылларда халыкны җир кишәрлекләре белән бәйле сораулар еш борчый икән, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Рәис Шәйхиев һәр сорауны кабул итеп, чишелү юлларын эзлибез, дип белдерде.

Ә җыенда районның социаль-икътисади үсеше турындагы еллык хисап белән Разиф Кәримов чыгыш ясады, ул бигешлеләрнең авыл хуҗалыгы тармагы өлкәсендә тырыш хезмәт куюларына рәхмәт белдерде.

Ә авыл җирлегендә 2023 елда башкарылган эшләр, быелга планнар хакында җирлек башлыгы Илгиз Вәлиев сөйләде.


Бигеш авыл җирлеге районда иң эреләрнең берсе. Аңа Бигеш, Кәрәкәс, Карман, Түбән Лоҗы, Югары Лоҗы, Байрак авыллары керә. Аларда гомумән 828 кеше яши икән, шуларның 364е хезмәт яшендәгеләр. Барлыгы 728 хуҗалыкның 5 се крестьян-фермер хуҗалыгы.

«Кеше өчен иң зур байлык — сәламәтлек. Авыл җирлегендә 1 амбулатория һәм 4 ФАП эшли. Алар халыкка медицина күрсәтүне — тиешле югарылыкта тотуны мөһим бурыч итеп куялар. Бигеш авыл амбулаториясендә һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә кан анализларын алу һәм көндезге станционарда дәвалану мөмкинлекләре бар. 5-8 декабрьдә Бигеш авыл җирлегендә „Мобиль поликлиника“ эшләде. Барлыгы 309 кеше кабул ителде. Быел ФАП лар төзү программасына кертелеп Кәрәкәс авылында яңа медицина пункты сафка бастырылды, без моңа бик шат», — диде Илгиз Вәлиев.

Әлеге теманы дәвам итеп җыелыш барышында халык тарафыннан авылларны дарулар белән тәэмин итүне дә гамәлгә ашыру соралды. Разиф Галиевич бу мәсьәлә буенча ТР Дәүләт Советы депутатына рәсми хат юллап, җаваплы затларга сорау буенча эшләргә кушты. Киңәшмәдә бигешлеләрнең бердәм булып, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәүләре дә ассызыкланды. Мәсәлән, һәр авылдагы мәчетне халык бердәм акча җыеп төзекләндерүгә өлеш керткән. Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәмдә дә алар бердәм. Карман, Түбән Лоҗы, Кәрәкәс авыл халкы маскировка челтәрләре үрәләр. Карман авыл халкы 22, Түбән Лоҗылар 42, Кәрәкәс халкы 10 сетка үреп тапшырганнар. Карман авылында шулай ук окоп шәмнәре ясап 1260 данәне инде фронтка озатканнар.

— Гыйльмуллин Әсхәт абый 3 тимер мич ясап җибәрде. Бигеш авыл клубында өй токмачы әзерлиләр. Кәрәкәс кызы Нәҗмиева  Гөлнара махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәреп тора: каклаган — тозлаган казлар, үзе җитештергән продукция, киемнәрне фронтка озата ул, — ди авыл җирлеге башлыгы.

Җирлектә чишмәләрне төзекләндерүгә дә зур игътибар бирелә. Кәрәкәс авыл егете Раяз Гыйләҗев, Югары Лоҗы авылыннан Олег Герасимов, Түбән Лоҗы егете Дамир Гыйбадуллиннарга халык рәхмәтле.

— Һәрбер авылда үз эшен намус белән, күңел җылысын да кушып башкарган алдынгы кешеләребез бар. Аларның авыл халкы арасында абруе зур. Соңгы көннәрдә яуган кар һәм буран шәһәр җирендә дә, авыл җирлекләрендә дә чын сынауга әйләнде. Кар чистартуда үз техникалары белән ярдәм иткән Карман авылыннан Рәйхан Шәмсетдинов, Ринат Фәйзерахманов, Кәрәкәс авылыннан Рөстәм Фәхертдинов, Марат Җиһангиров, Илдус Ганиев, Раяз Гыйләҗев, Бигеш авылыннан Рәдиф Яруллин, Югары Лоҗыдан Илдар Нуриев, Рубис Нуриев, Түбән Лоҗы авылыннан Фәрит Хәйретдиновка халык рәхмәтле булды, — дип басым ясады Илгиз Раиф улы.

2023 елда башкарылган эшләргә килгәндә җирлекнең Бигеш һәм Карман торак пунктлары арасындагы юл ремонтланган. 2022 елдагы эшчәнлек нәтиҗәсендә откан 2 млн сумлык грантка төп трасса, авыл жирлек административ бинасы, АТС, Бигеш клубына килә торган җылылык челтәре яңартылган. Түбән Лоҗы авылында 437 метр су линиясе сузылган, 2 гидрант куелган, Югары Лоҗы авылларында 330 м. су линиясе үткәрелгән, Болотная урамына 146м. су линиясы сузылган, 1 гидрант куелган.
Җирле бюджетны тулыландыруның ысулы булып үзарасалым программасы тора. 2023 елда Бигештә узара
салым хисабына башкарылган эшләр:

Бигеш авылында:

— Гагарин урамына өлешчә асфальт салынган.

Кәрәкәс авылында:

— Үзәк һәм Тимер юл урамнары буенча юлларны төзекләндерү башкарылган.

Түбән Лоҗы авылында:

— балалар мәйданчыгы элементлары урнаштырылган;

— зиратка истәлек тактасы куелган.

Югары Лоҗы авылында:

— зират өчен җиһазлар сатып алынган;

— Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәленең мемориаль тактасын алыштырылган;

— яктырткычлар яңартылган.

Карман авылында:

— зиратларга элмә такта урнаштырылган;

— Сабантуй уздыру урынын өлешчә койма белән әйләндереп алу һәм төзекләндерү башкарылган;

— яктырткычлар алыштырылган.

Ә агымдагы елда исә Бигеш авылында Гагарин, Яшьләр һәм Ленин урамнары юлларын төзекләндерү, торак пункт эчендәге күперне ремонтлау күздә тотыла. Кәрәкәс авылында торак пункт эчендәге күперне ремонтларга, Карман авылында Үзәк урам юлын төзекләндерергә, парк территориясенә үсентеләр утыртырга, Түбән Лоҗыда янгынга каршы резервуарны (су башнясын) буярга, Юл буе урамының 220 м. су үткәрү линиясен алмаштырырга, янгын гидранты урнаштырырга, Югары Лоҗыда Үзәк һәм Болотная урамнары юлын төзекләндерергә планлаштыралар. Моннан тыш, быел федераль бюджет хисабыннан Бигеш авылында су линиясен алыштыру максаты тора.

Ә киңәшмә азагында җирлекнең тырыш кешеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев