Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Батыр егет яшь зәйлеләр арасында

Бүген Зәйгә Россия Герое Рәсим Баксиков килде. Ул шәһәр читендә урнашкан “Факел”, “Йолдызлык”, “Ялта-Зәй” балалар ял лагерьларында булып, яшь буын белән очрашты, үзара җанлы әңгәмә корды.


Бүген Зәйгә Россия Герое Рәсим Баксиков килде. Ул шәһәр читендә урнашкан “Факел”, “Йолдызлык”, “Ялта-Зәй” балалар ял лагерьларында булып, яшь буын белән очрашты, үзара җанлы әңгәмә корды.
Махсус хәрби операция зонасында үз танк экипажы белән берлектә дошманның ике танкын, алты хәрби машинасын сафтан чыгаруга ирешкән Баксиков һәм аның көрәштәшләре - бүген илебез халкының горурлыгы, ә яшь буын өчен Ватан сакчысы үрнәге. Сабый чагында әнисе һәм кыз туганы белән Казахстаннан күченеп кайткан Рәсим республикабызның Алексеевский районында үсә, 2006 елда Казан танк училищесы курсанты була. Махсус хәрби операция зонасында көрәшеп тиңдәшсез батырлык үрнәге күрсәтә. Балалар белән очрашу барышында Рәсим Рәшит улы үзенең балачагын искә төшерде, аны бүгенге яшь буын тормышы белән чагыштырды.

 

 

 

“Мин үземнең балачагымның матур үтүенә шатмын, әмма безнең чорда хәзерге шартлар юк иде. Шуңа да сезнең үз алдыгызда булган мөмкинлекләрдән вакытны әрәм итмичә файдалануыгызны телим. Беренче чиратта белемле булу бик мөһим. Шәхсән үз мисалымда математика, физика һәм тарихның бик тә кирәк булуына басым ясыйсым килә. Чөнки хәрби тормышта белем дәрәҗәсенең никадәр мөһим булуын бик яхшы аңлыйсың. Хәрбиләрне ничек корал кулланырга өйрәтәләр, ә менә ул коралны кемгә каршы куллану өчен тарихтан тирән хәбәрдар булырга кирәк. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы чорында фашист – нацистларга каршы көрәшкәннәр, хәзер менә шулардан калган нәсел дәвамчылары Украинада безнең илебезнең тынычлыгын боздылар. Ә математика, физика төгәл исәп, уйлап эш йөртү өчен бик кирәк. Гомумән, үзенең киләчәк һөнәрен хәрби буларак күрергә теләгәннәргә яшьтән чыгыгып үсәргә, сәламәтлеккә игътибарлы булырга һәм укырга, белемле булырга киңәш итәм. Һәр эш өчен үз чоры бар, мәктәп еллары ул башлангыч, нигезле белем алу чоры, бу вакытны мәгънәсез үткәрмәгез, аннан соңга калырга мөмкинсез”, - диде Рәсим Баксиков,  балаларга мөрәҗәгать итеп.

Ул очрашу барышында яшь буынның саллы сораулар бирүенә, патриотизмга игътибарлы булуына сөенүен белдерде.


“Йолдызлык” лагеренда ял итүче спортчы - каратистлар арасыннан Максим Зеленин, мәсәлән, бүген шәхсән Россия Герое белән танышуына шат булуын әйтте. Максимның бабасы да хәрби кеше булганга күрә ул бу очрашуның үз язмышында билгеле урын тотачагын искәртте.
Гомумән, һәр лагерьда да балалар хәрби егетне тиз генә үз яннарыннан җибәрергә теләмәделәр, аның батырлык тарихы белән дә кат-кат кызынсындылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев