Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җәй яме син, Питрау!

Кашкатау итәгендә Питрау бәйрәме гөрләде.

Быел да Питрау бәйрәме Зәйдә үзгә төсмерләргә баетылып, киң масштаблы халык бәйрәме буларак узды. Питрауны, элекке гореф-гадәтләргә тугры калып, Кашка тау итәгендәге сихри аланда, матур табигать кочагында уздыру күркәм традициягә әйләнде. Быел ул 25 тапкыр үткәрелде.

Аллы-гөлле чәчәкләр, шарлар, төрле төстәге флаглар белән бизәлгән Питрау аланы гүя кияү егетен көтүче кәләш иде. Ә аланга илтүче юл башында ук мөхтәрәм кунакларны фольклор ансамбльләр матур керәшен җырлары белән, бәйрәмчә киенгән кызлар ипи-тоз, чәкчәк тотып каршы алдылар.

Питрау кунакларында «Таш мич» экспозициясе аеруча кызыксыну уята. Әлеге изге урынның тарихы тирәндә. Риваятьләр буенча ул 250-270 ел элек бакыр руднигы буларак барлыкка килгән. Серле һәм шомлы Таш мич нинди генә тарихи вакыйгалар күрмәгән, шаһиты булмаган!

Бәйрәм шатлыгын зәйлеләр белән уртаклашырга Россия Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов, республика керәшеннәр җәмгыяте рәисе Иван Егоров, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Илшат Әминов, Николай Нефедов,  баш инвесторыбыз, “Челтәр компаниясе” җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев, «Татлизинг» дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Илнар Хафизов, күренекле якташларыбыз, илебезнең төрле почмакларында, төрле өлкәләрдә җаваплы урыннарда эшләүче якташлар кайткан иде. Алар район җитәкчелеге белән бергәләп, иҗат коллективлары хасил иткән тере коридор буйлап атлады. Ә тезелеп киткән чатырларда һәр авыл җирлеге табигать нигъмәтләреннән, милли ризыклардан мул табын әзерләгән. Милли киемле, чәчләрен талир тәңкәләр белән бизәгән, такыялар үреп кигән чибәр кызлар, шаян түтиләр кунакларны сый-нигъмәттән авыз итәргә, Кашка тау чишмәсе суы эчәргә кыстады.

Ил-көнгә тырыш хезмәтләре, спортта уңышлары белән танылган керәшен якташларга багышланган күргәзмәләр дә оештырылган иде.

Бәйрәм берничә мәйданчыкта алып барылуы белән үзенчәлекле булды. Инешнең ике як яры да бәйрәм шавына күмелде. Инеш аша салынган агач күперчектән атлап, басу ягына чыгуга балалар мәйданчыгы җәелгән, теләгәннәр сәхнәдә җыр-биюгә сәләтен күрсәтә, төрле уеннарда, аттракционнарда күңел ача алды. Андагы манзара һәр бала күңеленә хуш килде.

Ә төп мәйданда театрлаштырылган матур тамаша оештырылды. Бәйрәм «Халыкның ныклы бәйләнеше» театрлаштырылган күренеше белән башланды. Театрлаштырылган тамаша «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышлары белән үрелеп, үзенчәлекле төс алды. Халкының иң нечкә кылларын уятып, өздерде агыйделлеләр.

Районыбыз һәм күрше-тирә районнардан килгән фольклор төркемнәр чыгышлары, мәдәният хезмәткәрләре, авылларның иҗат коллективлары әзерләгән бай концерт программасы тамашачы күңеленә хуш килде. Бәйрәмне әзерләүдә район мәдәният йорты, авыл мәдәният йортлары зур көч куйган.  Зур мәйдандагы тамашаны олы экран аша карау мөмкинлеге дә тудырылган иде.

Мәйдан уртасында кызыклы уен-бәйгеләр белән бергә җыр-бию дә тынып тормады.

Район башлыгы Разиф Кәримов халыкка бәйрәм котлавын ирештерде:

— Быел без Питрауны районыбызда игълан ителгән Батырлык һәм бердәмлек елы кысаларында үткәрәбез. Һәм бу аңлашыла да. Инде өченче ел безнең иң кыю йөрәкле, курку белмәс ир-егетләребез махсус хәрби операциядә катнашып, Ватан иминлеге сагында торалар. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк зәйлеләр сугыш кырындагы якташларыбызга, азат ителгән территорияләрдә яшәүче җирле халыкка ярдәм күрсәтәләр. Керәшен кардәшләребез махсус хәрби операциядә катнашучыларга кирәкле әйберләрне җыюда, аларны урынга алып барып тапшыруда актив эшчәнлекләрен дәвам итәләр. Ярдәмчеллегегез, битараф булмавыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Ә Ватан иминлеге сагында торучы егетләребезнең барысына да җиңү белән исән-сау туган районнарына, якыннары янына кайтырга насыйп итсен! Барыгызга да ихлас күңелдән гаилә иминлеге, саулык-сәламәтлек телим. Питрау сезне тагын да зуррак эшләргә, изге гамәлләргә рухландырсын! Илләребез тыныч, күгебез аяз, табыннар мул булсын, — диде ул чыгышында.

Бәйрәмдә БРИКС илләре уеннарында югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән өчен Россия спорт мастеры, ике тапкыр дөнья чемпионы һәм биш тапкыр Россия чемпионы Радик Сәлахов муниципаль районы башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Актив гражданлык позициясе һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәткән ярдәме өчен шәхси эшмәкәрләр Николай Тихонов һәм Николай Токранов, Изге Макарий чиркәве настоятеле -протоиерей Александр Расторгуев, керәшен мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән зур өлеше өчен керәшен иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе Валентин Атласовка район башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук Питрау бәйрәмен оештыруда һәм үткәрүдә күп еллар актив катнашканнары өчен район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ольга Агашкина, район мәдәният йортының автоклуб мөдире Сирена Хөснетдинова район башлыгының Рәхмәт хатларына ия булдылар.

Керәшеннәрнең мәдәни мирасын саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен Нина Бутяевага, Николай Григорьев һәм Петр Минеевка Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисенең Рәхмәте белдерелде.

Бу көннәрдә 90 яшен тутырачак Владимир Мартемьянов, алтын туйларын билгеләп үтүче Мария белән Иван Тазовлар, яшь гаилә Алина белән Илнур Галиевларны сәхнәгә чакырып бүләк тапшырдылар. Шулай ук яңа туган сабыйлар Ева Зверева һәм Рәсим Фәтхуллин да бәйрәмдә бүләкләнде.

Бәйрәмгә илебезнең төрле почмакларыннан кайтканнар иде.

Питрауда балалар «Керәшен җыруы әйтә балалар» бәйгесендә үзләрен сынады. Бәйрәмнәр, гореф-гадәтләрнең киләчәк буыннарга барып ирешүе бик мөһим. Бәйрәмне оештыручылар аның бу ягын да уйлаган иде.

«Питрау чибәре-2024», «Гаиләм — гомер бишегем», «Ашамлык», «Моңлы тавыш 60+» бәйгеләре дә оештырылды.

«Питрау чибәре-2024» конкурсында уңганлыкта, булганлыкта, иҗатта, тапкырлыкта 7 кыз көч сынашты. Алар — Сәвәләй авылыннан Алиса Сабаева, Зәйдән Ангелина Маркелова, Эльвира Мингалимова, Виктория Трофимова, Аксардан Резеда Мозаффарова, Түбән Биштән Лиана Габделхакова, Кадердән Лиана Ягафарова. "Питрау чибәре-2024" булып Виктория Трофимова игълан ителде. 

«Гаиләм — гомер бишегем» бәйгесендә Бура-Киртәдән Сәгыйдуллиннар, Әхмәттән Хамматовлар, Дүрт-Мунчадан Салиховлар, Сәвәләйдән Сабаевлар үзләрен сынады.

Төп мәйдан уртасында эстрада йолдызлары концерты дәвам итте. Татарстанның халык артисты Виталий Агапов җырларына халык рәхәтләнеп биеде.

Ә бәйрәмнең иң кульминацион мәле Питрау учагын кабызу булды. Бу гореф-гадәт шулай ук борынгыдан килә. Быел да халык учак тергезүне түземсезлек белән көтеп алды. Учак тирәли җырлап, әйлән-бәйлән уены белән мавыгып, төн уртасы җиткәне сизелмәде дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев