Зәйнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары “Георгий тасмасы” акциясендә катнашты
Чара Зәйнең 4нче мәктәп бинасы каршындагы юлда узды.
Җиңү көне алдыннан яшь юл хәрәкәте инспекторлары 4нче мәктәпнең “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары белән “Георгий тасмасы” дип исемләнгән акция үткәрде. Патриотик чараны ЮХИДИ идарәсе һәм “Юл куркынычсызлыгы” ДБУ оештырды.
Балалар юл хәрәкәтендә катнашучыларны якынлашып килүче 9 май бәйрәме белән тәбрикләп, Бөек Җиңү символы – Георгий тасмалары, шарлар һәм яктылык кайтаручы элементлар тапшырдылар.
Шулай ук машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген, тизлек режимын саклауны һәм балаларны автокреслода йөртү мөһимлеген искә төшерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев