Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Зәйнең 7нче мәктәбе яшь юл инспекторлары командасы республика бәйгесе җиңүчесе

Мәктәп укучылары арасында ел саен уздырыла торган юл йөрү кагыйдәләрен белүгә юнәлтелгән “Куркынычсыз тәгәрмәч-2024” республика бәйгесенә йомгак ясалды. Анда Зәйнең 7нче мәктәбе яшь юл иснпекторлары командасы “Юл йөрү кагыйдәсен иң яхшы белүчеләр” («Знатоки ПДД») номинациясендә җиңү яуладылар.

Республика бәйгесенең финал өлеше Түбән Кама районы “Камский Артек” балалар-яшүсмерләр ял һәм сәламәтләндерү үзәгендә үтте. Анда 9-11 яшьлек 224 укучы катнашты. Һәм алар барысы да шәһәр, район бәйгеләре җиңүчеләре иде. 
Берничә көн дәвамында командалар арасында һәм шәхси беренчелек өчен төрле ярышлар барды. Нәтиҗәдә безнең шәһәрнең 7нче мәктәп командасы үзләрен иң-иңнәр буларак танытты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев