Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Зәйнең 1нче мәктәп укучылары велосипедта йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр

Яз-җәй чоры җитүгә, юлларда мото-велотранспорт белән идарә итүчеләр гаебе белән һәлакәтләр арта.

Зәйнең 1нче мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен хакында сөйләштеләр. Очрашуны «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең бүлек башлыгы  Вадим Иванов үткәрде. 

Велосипедта йөргәндә иң мөһиме — юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотарга кирәклеген янәдән искә төшерделәр. 

Юл аша бары тиешле урыннардан чыгу, бу вакытта игътибарлы булу, телефон карап бармау, музыка тыңламау мөһим икәнлегенә дә басым ясады. Моннан тыш җәяүле кичүеннән чыкканда капюшонны салырга киңәш итәләр. Бу юлдагы хәлне тулырак күзалларга ярдәм итә. Велосипедта йөргәндә юл иминлеге турында онытырга ярамый. 

Мондый чаралар укучылар өчен бик файдалы, алар кечкенәдән кагыйдәләрне белеп, өйрәнеп үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев