Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә узган атнада руль артына алкоголь кулланып утырган өч машина йөртүче тоткарланган

13 -19 майда район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 112 хәбәр һәм гариза кергән. Аның 3се – урлашу, 7се - компьютер мәгълүматларына законсыз керү, 4се - үтерү белән янау, 8е- мошенниклык очрагы.

Бу чорда шәһәр-районда 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның 5сендә кешеләр зыян күргән. 17 майда Чаллы-Зәй-Әлмәт юлында җиңел машина белән йөк машинасы бәрелешкән. Пассажирларның берсе һәләлакәт урынында ук, икенчесе Чаллының ашыгыч ярдәм дәваханәседә үлгән. Җиңел машинаны йөртүче төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган.

Узган атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 75 очрагы теркәлгән.  Руль артына алкоголь кулланып утырган өч машина йөртүче тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев