Зәйдә узган атнада руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган
8 — 14 апрельдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 99 хәбәр һәм гариза кергән.
Бу чорда шәһәр-районда 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның берсендә тән җәрәхәтләре алучылар бар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 89 очрагы теркәлгән. Руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган.
«Аларга карата административ эш кузгатылды», — дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев