Зәйдә «Тоннель» операциясе барышында өч машина йөртүче җаваплылыкка тартылды
Зәйдә юл иминлеге сагы инспекторлары транспорт чараларының төзеклеге, машина йөртүчеләрнең кагыйдәләргә игътибарлылыгын күзәтү буенча тикшерү уздырдылар.
«Тоннель» операциясе барышында өч машина йөртүче админстратив җаваплылыкка тартылды. Бер очракта транспорт чарасының техник төзексезлеге ачыкланган, ике очракта машина йөртүчеләр куркынычсызлык каешларын эләктермәгәннәр. Ә техник төзексезлек ачыкланган машина махсус стоянкага урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев